Александра Герасименя

Александра Викторовна Герасименя (белар. Аляксандра Віктараўна Герасіменя; 1985 елның 31 декабре, Минск, Беларус ССР, ССРБ) — Беларусия йөзүчесе, 2012 елгы Олимпия уеннарының ике тапкыр вице-чемпионы (50 һәм 100 метрга ирекле стильдә), 2016 елгы Олимпия уеннарының бакыр призёры (50 метрга ирекле стильдә), «озын суда» (50 метрлы бассейн) һәм «кыска суда» (25 метрлы бассейн), Дөнья һәм Европа чемпионатларының алтын медальләре иясе. Универсиада чемпионы (2009, 2011 һәм 2013). Беларусь Республикасының атказанган спорт мастеры (2012).

Александра Герасименя
Туган телдә исем белар. Аляксандра Віктараўна Герасіменя
Туган 31 декабрь 1985(1985-12-31) (38 яшь)
Минск, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Белоруссия
Әлма-матер Беларус дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре йөзүче

 Александра Герасименя Викиҗыентыкта

Спорт казанышлары үзгәртү

2003 елда Александра Герасименя допингны кулланган өчен 4 елга дисквалификацияләнгән. Соңрак җәза срогы 2 елга кыскартылган[1].

Югары казанышларына 2010—2012 елларда ирешә. 2010 елда ул Будапештта Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында 50 метрга аркада йөзүдә җиңү яулый (шунда ук 100 метрга ирекле стильдә икенче була). 2011 елда Шанхайда узган дөнья чемпионатында Александра ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә беренче урынны Данияле Джанетт Оттесен белән бүлешкән.

 
А. Герасименя (үзәктә) — 2012 елгы Олимпиаданың көмеш призёры

2012 елның 2 августында Лондонда узган Олимпия уеннарында Александра ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә, Олимпия рекорды белән (53,00 сек) йөзгән Нидерландлы Раноми Кромовидьойога оттырып, милли рекорд белән (53,38 секунд) көмеш медаль яулый. 4 августта ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Герасименя милли рекорд белән йөзә (24,28 сек), әмма Кромовидьойога (24,05 сек) оттыра.

2012 ел ахырында 25 метрлы бассейнда ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә башта Шартрда узган Европа беренчелегендә, аннары Истанбулдагы дөнья чемпионатында алтын медаль яулый.

2013 елның җәендә Казанда узган Универсиадада өч алтын (50 һәм 100 метрга ирекле стильдә, 50 метрга баттерфляй стильдә) һәм бер көмеш (50 метрга аркада) ота. Ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Герасименя өченче Универсиадада рәттән җиңү яулый.

2016 елда Рио-де-Жанейрода узган җәйге Олимпия уеннарында ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә финал йөзүендә бакыр медаль яулый.

2019 елның 7 августында спортчы спорт карьерасының тәмамлануы турында белдерә[2].

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

18 августта Беларусь Республикасы спорт тармагы вәкилләренең 2020 елның 9 августында узган Беларусь Республикасы Президентын сайлауларны дөрес түгел дип тану таләбе белән ачык хатына кул куйган[3].

2020 елның 14 октябрендә Герасименя Вильнюска күченә һәм Белоруссиянең спорт теләктәшлеге фондын җитәкли[4].

2021 елның 2 апрелендә Александра Герасименьгә каршы 361 ст. 3 ө. буенча җинаять эше кузгатылган[5].

Шәхси тормыш үзгәртү

2017 елның августында Александра белорус йөзүчесе Евгений Цуркинга кияүгә чыга, 2018 елның 17 сентябрендә парның кызы София туа[6].

Бүләкләр үзгәртү

  • 2012 — III дәрәҗә Ватан Ордены[7]
  • 2016 — Почёт Ордены[8]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Герасименя о дисквалификации в 2003-м году: «Думаю, впоследствии моя неуверенность на крупных стартах – отголоски того времени». Tribuna.com. 2019-08-07 тикшерелгән.
  2. «Золотая рыбка уплыла»: пловчиха Александра Герасименя завершила карьеру (ru). TUT.BY(алм.) (2019-08-07). әлеге чыганактан 2019-08-07 архивланды. 2019-08-07 тикшерелгән.
  3. «Требуем признать выборы недействительными». Более 900 спортсменов и работников отрасли подписались под открытым письмом с требованиями к власти, archived from the original on 2020-08-20, retrieved 2021-04-24 
  4. Герасименя переехала в Вильнюс. Она возглавила Фонд спортивной солидарности Беларуси, archived from the original on 2020-10-15, retrieved 2021-04-24 
  5. Настасья Занько (2021-04-02). «Подорван престиж страны». СК завел уголовное дело в отношении Александры Герасимени - Люди Onliner. әлеге чыганактан 2021-04-03 архивланды. 2021-04-24 тикшерелгән.
  6. Владимир КРИУЛИН | Сайт «Комсомольской правды» (2018-09-17). Александра Герасименя родила дочь. KP.BY - сайт «Комсомольской правды». 2019-08-07 тикшерелгән.(үле сылтама)
  7. Лукашенко наградил белорусских олимпийцев орденом Отечества
  8. Указ № 450 ад 13 снежня 2016 г. «Аб узнагароджанні»(белор.)

Сылтамалар үзгәртү