Айдар Шәйхин

дин белгече

Айдар Рәсим улы Шәйхин (6 сентябрь 1997(1997-09-06) (26 яшь), Әтәс, Әтәс авыл җирлеге, Актаныш районы, Татарстан, Россия[1]) — дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, Татар китабы йортының мөдире, Казан федераль университетының Иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм багланышлар институтында Фәлсәфә һәм дин белеме бүлеге, дин белеме кафедрасында ассистент.[2]

Айдар Шәйхин
Туган 6 сентябрь 1997(1997-09-06) (26 яшь)
Әтәс, Әтәс авыл җирлеге, Актаныш районы, Татарстан, Россия[1]
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре дин белгече, музей эшлеклесе, мәгърифәтче, тәрҗемәче
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автоном гомумбелем учреждениесе һәм Гыйлем

 Айдар Шәйхин Викиҗыентыкта

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче чакырылышы әгъзасы,[3] Татар Википедиясенең танылган мөхәррире, «Гыйлем» проекты һәм аның КФУның Л. Н. Толстой ис. филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына(ингл.) керүче Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән бергәләп үткәрелгән «Хәлбуки» лекторие автордашы, Гарри Поттер турындагы романнар сериясен татар теленә тәрҗемә ителүен оештырган активистлар төркеме әгъзасы, элек — Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы.[4]

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1997 елда Актаныш районы Иске Кормаш авылында туган.[5]

2004 елда, гаиләсе Зәй районы Сарсаз-Баграж авылына күченә, шунда беренче сыйныфка укырга керә.[6] Ике елдан кире Актаныш районына кайталар.

2011—2015 елларда Актаныш сәләтле балалар мәктәбендә укый.[7]

2015—2019 елларда Казан федераль университетында, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтында дин белеме бакалавры программасы буенча укый. 2019—2021 елларда шунда ук теология магистры программасы буенча укуын дәвам итә.[2]

«9 яшемдә дини китаплар укый башладым, аннары мине җирле мәчет имамы хәзрәт янына алып киттеләр, ул миңа ислам нигезләрен үзләштерергә ярдәм итте. Күп укыганга, берникадәр вакыттан соң хәзрәт белән сөйләшүләр бер-беребезне баета иде, мөгаен[8]», — Айдар Шәйхин.

2016—2020 елларда Гыйлем Татар фәнни-популяр порталын җитәкли, анда популяр мәкаләләр тәрҗемә ителә, фәннең төрле өлкәләре буенча инфографика һәм видео дәресләр булдырыла, Татар телендә Фәнни контент булдырыла.

2021 елдан Татарстан Республикасы Милли музее филиалы Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее мөдире булып тора.

Казан Федераль университетының Фәлсәфә һәм дин белеме бүлеге, дин белеме кафедрасында ассистент.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү