Хәлбуки (лекторий)

Хәлбуки (2016 елның 14 октябреннән алып) - фәнни-популяр лекторийлар, "Гыйлем" оешмасы һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан оештырылган[1]. Лекцияләрдә күренекле шәхесләрнең чыгышлары тәкъдим ителә.

Хәлбуки
Тип

Лекторий

Нигезләү елы

2016

Нигезләүчеләр

"Гыйлем" проекты,
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

Тарих үзгәртү

Хәлбуки шул вакытта якынлыча бер ел эшләп килгән Русиянең «Курилка Гутенберга» проекты үрнәгендә оештырылган[2]. 2016 елның октябрендә КФУның Л. Толстой имендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында беренче "Хәлбуки" лекторие уза[3]. Лекторий 3 лекциядән тора[1]. Беренче лекция [["Гыйлем"]] проектының баш мөхәррире Айдар Шәйхи тарафыннан укыла[1]. 2016/2017 еллар сезонында барлыгы 10 лекторий уздырыла һәм 18 лектор чыгыш ясый[4].

Тасвирлама үзгәртү

Лекторийны оештыру "Гыйлем" проекты мөхәрриятенең вазифасына керә. Лекторийлар физика, астрономия, биология, экология, санак белеме, онкология, энергетика, тарих, әдәбият белеме, тел белеме, педагогика, архитектура тарихы, музыка тарихы, дин белеме һәм теология кебек фәннәр темаларына багышлана[4]. Һәр лекторий ике-өч 25-30 минут күләмле лекцияләрдә төзелә[1]. Проектта студентлар, магистрлар, фән кандидатлары һәм докторлары, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре тарафыннан лекцияләр укыла[2][3].

Лекторийга килә алмаучылар да фәнни-популяр очрашулардан мәхрүм калмый. Periscope кушымтасы аша интернет-трансляцияләр алып барыла һәм һәр видеоязма «Гыйлем» Youtube каналында утнаштырыла[2].

Лекторлар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәртмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 "Гыйлем" сайты "Хәлбуки" лекцияләр шәлкемен башлый azatliq.org
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 "Хәлбуки" 2016 елгы лекторийлар сезонын япты 2020 елның 11 апрель көнендә архивланган. kpfu.ru
  3. 3,0 3,1 Хәлбуки - Гыйлем giylem.tatar
  4. 4,0 4,1 4,2 "Хәлбуки": йомгаклар 2020 елның 11 апрель көнендә архивланган. kpfu.ru

Шулай да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү