Ачык университет (Татарстан)

Ачык Университет – татар телендә online һәм offline белем бирү проекты.

Ачык Университет
Халыкара исем
Açıq Universitet
Эшләү еллары 2019 – бүгенге көнгә кадәр
Адрес 420111, Татарстан Республикасы, Казан, Карл Маркс ур., 38/5
Сайт univer.tatar

Тарих үзгәртү

Ачык Университет - Бөтендөнья татар яшьләре форумы проекты. Бу проект аның “Акыл фабрикасы” проекты кысаларыннан үсеп чыга һәм эшчәнлеген 2019 елның февраль аенда Казан шәһәрендә “Каһаннан алып Казан ханына кадәр” исемле тарих курсы белән башлап җибәрә.

Тасвирлама үзгәртү

Бүгенге көндә Ачык Университет online һәм offline эшли. Курс ахырында курсны узу турында сертификат бирелә. Моннан тыш, рәсми рәвештә квалификацияне үстерү таныклыгын алырга да мөмкинлек бар.

Ачык Университет юнәлешләре үзгәртү

 
Ачык университет offline үткәргән курслар
 
Ачык университетның online курслары

Offline белем бирү үзгәртү

Укучылар аудиториядә лекция тыңлый, практик эшләр башкара, курсны билгеле биремнәр белән тәмамлый. Курсларда практик дәресләр дә каралган. Барлыгы биш курс оештырылды:

  • "Каһаннан алып Казан ханына кадәр"[1],
  • "Заманча татар мәдәнияте"[2],
  • "PostХанлык (Татарстан һәм татар халкы тарихының XVI йөзнең икенче яртысы – XIX гасыр башы)"[3],
  • "Мөгаллим” курсы. Татар теленең заманча укыту алымнары"[4],
  • "СөйләмSkills" ораторлык осталыгы курсы"[5].

Online белем бирү үзгәртү

Студентлар видеога төшерелгән лекцияләрне https://univer.tatar сайтында теркәлеп уза. Курслар модульләргә бүленгән. Бер модульдән икенче модульгә күчү өчен тестны узарга кирәк. Икенче модуль ачылсын өчен тестның 60% соравына дөрес җавап бирергә кирәк. Бүгенге көндә сайтта 10 курс урнаштырылды:

  • Төрки каһаннан Казан ханына кадәр[6],
  • Заманча татар мәдәнияте[7],
  • PostХанлык (XVI гасырның икенче яртысы – XIX гасыр башы)[8],
  • "Мөгаллим” курсы. Татар теле укытуның заманча алымнары[9],
  • "СөйләмSkills" ораторлык осталыгы курсы[10],
  • Гаиләдә татарча мохит[11],
  • Татар дизайны. Файдалы материаллар[12],
  • Акча белеме[13],
  • График дизайн нигезләре[14],
  • Әдәби лаборатория. Хикәя язабыз[15],

Оештыручылар такымы үзгәртү

Айрат Фәйзрахманов (нигез салучы), Зөһрә Вилданова (проект менеджеры), Райнур Хәсәнов (ИТ координатор), Амил Нур 2020 елның 11 апрель көнендә архивланган. (контент-менеджер), Ләйсән Фәхриева 2020 елның 11 апрель көнендә архивланган. (администратор).

Лекторлар үзгәртү

Лекцияләрне танылган татар галимнәре, белгечләре укый.

Тарихчылар үзгәртү

Әскәр Гатин, Фаяз Хуҗин, Дамир Исхаков, Гамирҗан Дәүләтшин, Илнур Миргалиев, Ленар Абзалов, Айдар Гайнетдинов, Илдус Заһидуллин, Фәйзелхак Ислаев, Искәндәр Гыйләҗев, Марк Шишкин.

Тел белгечләре үзгәртү

Хатыйп Миңнегулов, Азат Ахунов, Халисә Кузьмина, Лилия Мөхәммәтҗанова, Әлфәт Закирҗанов.

Сәнгатьчеләр үзгәртү

Хореограф Нурбәк Батулла, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, музыкант Рәдиф Кашапов, музыка белгечләре Эльвира Камалова, Гөлназ Җиһангирова, театр белгече Нияз Игламов.

Мәгариф системасы белгечләре үзгәртү

Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин, КФУ доцентлары Алсу Әшрәпова, Людмила Свирина, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Алена Абишева, Рамилә Абдуллина, инглиз теле укытучылары Денис Колесников, Мандзага Митети, мөгаллимә Нелли Мещерякова, психолог Наталья Плешкова, "Сәлам" дәреслеге авторлары Рашат Якупов, Хәмзия Хөснетдинова.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://tatar-congress.org/yanalyklar/kazannyn-yana-belem-biry-proektynyn-lektsiyalere-90-protsent-tatar-telende-alyp-barylachak/
  2. http://tatar-congress.org/yanalyklar/achyk-universitet-proekty-kysalarynda-yana-kurs/
  3. http://tatar-congress.org/yanalyklar/7-noyabrde-tarih-kurslary-bashlana/
  4. http://tatar-congress.org/yanalyklar/zamancha-tatar-tele-ukytuchylary-ochen-mogallim-kursy/
  5. http://tatar-congress.org/yanalyklar/akyl-fabrikasy-orator-bulyrga-oyrete/
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-04-11, retrieved 2020-04-12 
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-04-11, retrieved 2020-04-12 
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2022-09-22, retrieved 2021-02-24 
  9. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-04-11, retrieved 2020-04-12 
  10. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-01-22, retrieved 2021-02-24 
  11. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-03-06, retrieved 2021-02-24 
  12. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-01-18, retrieved 2021-02-24 
  13. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-01-18, retrieved 2021-02-24 
  14. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-01-18, retrieved 2021-02-24 
  15. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-03-06, retrieved 2021-02-24