Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат

Татарстанның Актаныш районында мәктәп (гимназия)


Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат (рәсми исеме «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе, рәсми булмаган – Актаныш гимназиясе) – Татарстанның Актаныш авылында урнашкан урта гомуми белем бирү оешмасы, дәүләт (республика) карамагындагы гимназия. Урта мәктәп буларак 2005 елда ачыла, ә 2011 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә хәзерге статусына үзгәртелә[1]. Гимназия төп һәм урта гомуми белем бирү программалары нигезендә укыта, югары сыйныфларда профильле (социаль-һуманитар) укыту мөмкинлеге каралган. Уку йортында Россия төбәкләреннән, Татарстанның төрле районнарыннан һәм Актаныш районы авылларыннан балалар белем ала[2].

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат
Эшләү еллары

2005

Директоры:

Рузилә Гарипова

Төре:

гимназия-интернат

Адресы:

Татарстан байрагы, Татарстан, Актаныш авылы, Аэропорт урамы, 3А

Телефон:

+7(855)-523-26-04;+7(855)-523-26-05

Эл. почтасы:
Сайт:

https://edu.tatar.ru/aktanysh/gimnaziya

Тарих үзгәртү

Гимназия-интернат иң әүвәл 2005 елда Актаныш авылының 57 нче бистә өлешендә яшәүчеләр өчен урта мәктәп буларак ачыла һәм башта «3 нче санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе» дип атала. Яңа мәктәпне ачуда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов катнаша[3]. Күпмедер вакыттан соң уку йорты гимназия итеп үзгәртелә һәм «Актаныш гимназиясе» дип атала башлый, оешма төре буларак муниципаль автоном белем бирү учреждениесе статусын ала.

2011 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Энгель Фәттаховның тәкъдименә ризалык белдереп, гимназияне сәләтле балалар өчен махсус уку йорты буларак үзгәртеп корырга боера[4], шул ук елның 29 октябрендә «Актаныш гимназиясен» Татарстан Республикасы милкенә кабул итү һәм аның нигезендә «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесен оештыру турында хөкүмәт карары чыгарыла. Яңа уку йортына Актаныш гимназиясенең милке (мәктәп бинасы, җир кишәрлеге) һәм «Бүләк» белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгенең милке тапшырыла.

2012 елның җәеннән башлап гимназия-интернатның «Бүләк» интернатында ел саен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Россия төбәкләренннән килгән балалар өчен җәйге аланнар оештырыла.

Гимназиянең матди-техник базасы һәм инфраструктурасы даими рәвештә яңартыла. 2016 елда 100 балага исәпләнгән яңа интернат бинасы төзелә. Шул ук елда яңа статуста эшчәнлекнең 5 еллыгы бәйрәм ителә[5].

2019 елның 30 ноябрендә гимназиядә Әлфия Авзалова истәлегенә интерактив музей ачыла.

Казанышлар үзгәртү

2016 елдан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат Татарстан Республикасының 100 иң яхшы авыл мәктәбе рейтингында даими рәвештә беренче унлыкны били[6].

2019 елда гимназия-интернат Рыбаков Фондының "Мәктәп" бәйгесендә җиңү яулый[7], 2020 елда Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Цифрлы икътисад» милли программасында каралган «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында аерым чараларны гамәлгә ашыру максатыннан белем бирү оешмаларына субсидия формасында грантлар бирү конкурсында җиңә[8].

Галерея үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының «Актаныш гимназиясе" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесен Татарстан Республикасы милкенә кабул итү һәм аның базасында "Сәләтле балалар өчен гуманитар интернат-гимназия" дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесен оештыру турында" 2011 ел, 29 октябрь , 894 нче карары(үле сылтама)
  2. "Нөркә" кампусы, archived from the original on 2019-10-08, retrieved 2019-11-12 
  3. Новая школа — к добрым переменам 2019 елның 23 июнь көнендә архивланган.
  4. Актаныш гимназиясе статусын үзгәртә(үле сылтама)
  5. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты беренче юбилеен бәйрәм итте 2019 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган.
  6. Татарстанның иң яхшы мәктәпләр рейтингы төзелде(үле сылтама)
  7. Конкурс Школа Рыбаков Фонда 2020 елның 1 апрель көнендә архивланган. (рус.)
  8. https://docs.edu.gov.ru/document/c0cfa7b1e9602a3ae8abcb3bc9afcd7c/ 2020 елның 8 апрель көнендә архивланган. /(рус.)