Азиза

эстрада җырчысы

Азиза Мөхәммәдова, Азиза Габдерәхим кызы Мөхәммәдова (үзб. Aziza Abdurahimovna Muhamedova, Азиза Абдураҳимовна Муҳамедова), күбрәк Ази́за исеме белән билгеле (1961 елның 10 апреле, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент) — ССРБ, Үзбәкстан һәм Россия эстрада җырчысы, җырлар авторы.

Азиза
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Азиза Габдерәхим кызы Мөхәммәдова

Туу көне

4 сентябрь 1960(1960-09-04) (63 яшь)

Туу урыны

ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент

Эшчәнлек еллары

1977 – х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Садо» ВИА

aziza.info

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 10 апрелендә Ташкентта һөнәри музыкантларның өч балалы гаиләсендә төпчек бала булып туган. Пешекчеләр нәселеннән чыккан, милләте белән яртылыш үзбәк, яртылаш уйгыр, композитор, Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1975) булган әтисе Габдерәхим Мөхәммәдов (1923—1980) Азизага 15 яшь вакытта вафат. Сембер өлкәсе Иске Кулаткы бистәсеннән татар милләтле әнисе Рәфика (Хәйдәрова, 1924—2015) Үзбәкстан ССР дәүләт академик хор капелласы солисты, музыка мәктәбендә укыткан, дирижер булган.

Азиза 16 яшендә Ташкентның «Садо» вокаль-инструменталь ансамблендә җырлый башлаган. Ташкент консерваториясен(рус.) тәмамлаган (1988).

1988 елда җырчыны Юрмалага (Латвия ССР) совет эстрада җырын яшь башкаручыларның III Бөтенсоюз телевизион конкурсына җибәрәләр. Анда ул «Нәмәнган алмалары» җырын башкара, призлы урын алмаса да, тамашачылар симпатиясе призына лаек була.

1989 елда җырчы Ташкенттан Мәскәүгә күчеп килә, башкалада аның соло карьерасы башлана. Аңа популярлык үзенең «Синең елмаю» («Твоя улыбка») җыры аша килә, әлеге җыр шунда ук хитка әверелә. Шул ук елны Азиза үзенең «Aziza» исемле дебют альбомын чыгара.

1991 елның 6 октябрендә, Санкт-Петербургның «Юбилейный» спорт сараенда җырчы һәм аның тән сакчысы катнашында булган сәхнә арты бәрелешендә автор-башкаручы Игорь Тальков(рус.) (1956—1991) үтерелгәч(рус.), Азиза музыкаль тормыштан төшеп кала. Җырчыны кагу башлана, телеканаллар аңа бойкот игълан итә, кинода төшүгә чакырулар туктала, шоу-бизнес кешеләре аннан читләшә, чараларга чакырмый башлый. Җырчыны Иосиф Кобзон, Алла Пугачева, Илья Резник һәм Ирина Понаровская гына яклый[1].

1993 елда «Мәхәббәтең өчен» (За свою любовь, А. Иванов — А. Девяткин) җыры белән «Ел җыры» Россия телевизион фестиваленең финалына чыга.

1995 елда эстрадага яңа җырлары белән кире кайта. 1997 елда аның «Барысы да яки берни дә» (Всё или ничего) дигән яңа альбомы чыга.

1999 елда композитор һәм продюсер Стас Намин(рус.) (Анастас Алексей улы Микоян, 1951) белән хезмәттәшлек итә башлый. Нәтиҗәдә, аның репертуарында көнчыгыш музыка йогынтысы булган поп-рок стилендәге җырлар барлыкка килә.

2006 елда «Главный герой» программасында беренче тапкыр ИгорьТальковның улы җырчы Игорь МирИмиР Тальков(рус.) (кече Игорь Тальков, 1981) белән «Этот мир» җырын бергә башкара.

2007 елда Азиза НТВ «телеканалында «Син-суперстар!» телевизион музыкаль конкурсында барлык номинацияләрдә дә абсолют җиңүче була. 2008 елда «Уйланулар» (Размышления) альбомын чыгара, җырларның күпчелеген үзе язган.

2015 елда «Беренче канал»да «Точь-в-точь» телевизион тамашасының икенче сезоны җиңүчесе була.

2015 елның 6 октябрендә Сочида 14нче Халыкара «Новая волна» яшь башкаручылар конкурсының гала-концертында «Проще не понять» җыры белән катнаша.

2016 елның сентябреннән — «Точь-в-точь» тамашасының суперсезонында катнашучы.

2021 елда НТВ телеканалында «Маска» тамашсында "Пингвин" образында катнаша.

Дискография үзгәртү

  • 1989 — «Aziza»
  • 1997 — «Всё или ничего»
  • 2003 — «Через столько лет»
  • 2008 — «Размышление»
  • 2009 — «По берегу шансона»
  • 2013 — «Млечный путь»
  • 2014 — «Рай неземной»
  • 2019 — «Мы Счастливы»

Шәхси тормышы үзгәртү

  • Беренче өйдәше (1991—1993 елларда) — Игорь Виктор улы Малахов (13.5.1963—4.7.2016) — Игорь Тальковны үтерүдә гаепләнүчеләрнең берсе.
  • Икенче өйдәше (2011—2016 елларда) — Александр Бродолин (1969 елның 18 июлендә туган), Санкт-Петербург эшмәкәре.
  • Өченче өйдәше (2016 елдан) – ?
  • Ире (2021 елдан) ― Александро Лортэ (37 яшь, Италия)[2].

Баласы юк.

2000-еллар башында Азиза ислам диненнән православие диненә күчкән (чукынгач алган исеме — Анфиса)[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү