Яңа Малыклы районы
Яңа Малыклы районы – Сембер өлкәсенең көнчыгыш читендә, Татарстан белән Самар өлкәсенә терәләп тергән авыл районы.
Яңа Малыклы районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 16 июль 1928 |
---|---|
Рәсми исем | Ново-Малыклинский район |
Дәүләт | Россия[1] |
Башкала | Яңа Малыклы[2] |
Административ-территориаль берәмлек | Сембер өлкәсе |
Сәгать поясы | UTC+03:00[3] һәм UTC+04:00[3] |
Халык саны | 12 440 (2021)[4] |
Мәйдан | 971 км² |
Рәсми веб-сайт | newmalykla.ru |
Яңа Малыклы районы Викиҗыентыкта |
Район үзәге Яңа Малыклы авылы Казаннан – 200, Базарлы Матактан 60 кына чакрым ераклыкта. Район аша «Мәскәү — Чиләбе» тимер юлы һәм «Сембер — Самар», «Казан — Самар» автомобиль юллары уза.
Яңа Малыклы районында алты меңгә якын милләттәшебез гомер кичерә. Бу барлык халыкның якынча өчтән бер өлеше. Шулай ук мукшы һәм чуашлар күп яши. Руслар чагыштырмача аз:
Иң зур торак урыннар: Яңа Малыклы (3,27 мең кеше тора), Яңа Чирмешән (2,9 мең), Урта Исәнтимер (1,03 мең).
Тарихи белешмә
үзгәртү1920 елның җәендә оештырылган Татарстан Автономияле Совет республикасының көньяк чиге буенда, бу яклар кермичә кала. Тирәк-якта 8-10 зур татар авылы, шул чама ук чуаш һәм мукшы авыллары була. Лирон Хәмидуллин ачыклаганча, ул вакытта Кошка өяз “башкаласында” җирле халык та, өяз җитәкчеләре дә мукшылар була. Аларга Татарстанга бигүк кушыласы килмәгәндер. Халык, өяз күләмендә мәсьәләне чишеп булмасын аңлап, губерна үзәге Самарга вәкилләр җибәрә. Бу да нәтиҗәләр китерми, вәкил М. Әхмәтов яшәгән Иске Төгәлбуга авылына өяз милициясе отряды килү белән тәмамлана.[5]
Татарстан чигендә генә яшәсәләр дә, бу авыллардагы татарлар Татарстандагы кардәшләре файдалана алган мөмкинлекләр дә мәхрүм ителгәннәр.
Милли вазгыят
үзгәртүЯңа Малыклыда 11 татар авылы бар: Исәнтимер, Төгәлбуга, Өч Каен, Зирекле Куак, Әмир, Гыймран, Лабит, Әбдери. Янә 3 катнаш авылда шактый гына милләттәшебез яши. Әлеге авылларның алтысында мәктәп бар. Милли мәктәпләрдән саналса да, аларда татар теле һәм әдәбияты гына фән буларак укытыла. Дөрес, тәрбия сәгатьләре нигездә татарча алып барыла. 2007 елда райондагы 16 мәктәптә 1835 укучы булып, шуларның 527се – татар баласы. Тик аларның яртысы гына туган телебезне өйрәнә. Район үзәгендә бу хәл тагын да мөшкел: 38 татар баласының бишесе генә факультатив рәвештә туган телебезне үзләштерә икән.
Районда мәдәният учаклары, биек манаралы яңа мәчетләр уңышлы гына эшләп килә. Иң зур авылларның берсе булып саналган Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты каршында оештырылган сәнгать коллективлары – үзешчән театр һәм “Айгөл” балалар ансамбле хәтта күрше төбәкләрдә дә популярлык казандылар.
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Фәйзулла Туишев
- Мәсгут Гайнетдинов
- Лирон Хәмидуллин
- Әхмәтгәрәй Рамазанов (1901, Әбдри - 1979, Мәскәү), авиация генерал-лейтенанты
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ ОКТМО
- ↑ 3,0 3,1 Федеральный закон от 09.03.2016 № 69-ФЗ — 2016.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Л. Хәмидуллин. Беренче батырлар. // Офыктагы рәшәләр. Казан:ТКН, 1990. 141 бит.
Сылтамалар
үзгәртүР. Минһаҗ. Сагышлы бәйрәм 2016 елның 5 март көнендә архивланган.