Виталий Константинов

(Vitaliy Konstantinov битеннән юнәлтелде)

Виталий Константинов — танылган көрәшче, классик көрәш буенча Олимпия чемпионы (1976), Дөнья (1975), Европа чемпионы (1980), СССР чемпионы (1976, 1977, 1979, 1980). 52 кг кадәрге үлчәмдә чыгыш ясаган.

Виталий Константинов
Туган телдә исем Константинов, Виталий Викторович
Туган 28 март 1949(1949-03-28) (75 яшь)
Сембер өлкәсе, Татар Колмаеры
Милләт чуаш
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре классик көрәш
Бүләк һәм премияләре СССРның атказанган спортчысы (1976), Мактау билгесе ордены
Спорт такымы әгъзасы Динамо[d]

Тормыш юлы

үзгәртү

Виталий Константинов 1949 елны Сембер өлкәсенең Чардаклы районы, Татар Колмаеры авылында дөньяга килгән.

9 сыйныф тәмамлагач, Сембердә сыйныфташы Соколов белән һөнәри уку йортына урнаша, Винник атлы тренерны табып, аның көрәш түгәрәгенә языла. 1965 елда аның авырлыгы 40 кг да тулмый.

1969 елны 48 кг кадәр авырлыкта РСФСР беренчелегендә җиңә. 1970 елда СССР кубогында 48 кг авырлыкта җиңә, 57 кг категориядә дусты Юрий Соколов җиңә. Сембер «Динамо»сы өчен чыгыш ясый.

1972 елда Мюнхендагы Олимпиадага бара, ләкин уңышсыз чыгыш ясый. Булачак 3нче һәм 2нче урынны алачак Кальтабиано һәм Хираямага оттыра. Чемпион булып Болгариядән Панайот Киров чыга.

  • Беренче әйләнештә Италиядән Антонио Кальтабианодан өстен чыга (10-8).
  • Икенче әйләнештә Нику Джинга (Румыния) белән очраша, исәп 17-11.
  • Өченче әйләнештә Жюльен Мюис (Бельгия) аңа каршылык күрсәтмә дияргә була, исәп – 22-4.
  • Дүртенче очрашуда Көньяк Кореядан Бак Сонг-Хьен-ны 8нче минутта аркасына сала.
  • Бишенче очрашуда ГФР көрәшчесе Рольф Краусны балар буенча җиңә (16-11).
  • Соңгы очрашуда Японияле Коичиро Хираямага баллар буенча отыруга карамастан 52 кг үлчәүдә чемпионы булып кала.

1980 елда Европа чемпионатында җиңгәч, тренерлык эшенә күчә. Сембернең «Динамо» берлегендә эшли. 1993 елда майор чинында лаеклы ялга чыга.

Сембердә 1998 елдан башлап Константинов бүләгенә Бөтенроссия грек-рим көрәше бәйгесе оештырыла.

Чыганаклар

үзгәртү