Төрекмән теле

(Törekmän tele битеннән юнәлтелде)

Төрекмән телеТөрекмәнстан милли теле, ул төрки телләрнең угыз төркеменә керә. Аны Төрекмәнстан, Иран, Әфганстан, Төркия, Каракалпакстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Русиянең Ставрополь крае территориясендә кулланалар. Төрекмән теленең (Төрекмәнстанда сөйләшелә торган) стандартлаштырылган формасы теке диалектында нигезләнгән, шул ук вакытта Иран төрекмән теле күбесенчә йомуд диалектын куллана һәм әфган төрекмәннәре эрсары юрамасын кулланалар.[2] Төрекмән теле азәрбайҗан теле, Кырым татар теле, гагауз теле, кашкай теле һәм төрек теле белән бәйле һәм шул телләрнең һәрберсе белән төрле дәрәҗәдәге үзара аңлаешлылыкка ия.[3] Төрекмән теленең үзенчәлеге булып озын сузыклар булуы хас.

Төрекмән теле
Үзисем:

Türkmen dili

Илләр:

Төрекмәнстан, Иран, Әфганстан, Төркия, Русия

Рәсми халәт:

Төрекмәнстан

Сөйләшүчеләр саны:

6 млн

Дәрәҗә:

дәүләт теле

 Классификация
Төркем:
Язу:

латин язуы, кирилл язуы, гарәп язуы[d], Туркменская письменность[d], русский Брайль[d] һәм гарәп әлифбасы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

тук 695

ISO 639-1:

tk[1]

ISO 639-2:

tuk[1]

ISO 639-3:

tuk[1]

Шулай ук карагызҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 Language
  2. Who are the Turkmen and where do they live?. Indiana University Bloomington (2021).
  3. Sinor, Denis (1969). Inner Asia. History-Civilization-Languages. A syllabus. Bloomington. pp. 71–96. ISBN 0-87750-081-9. https://books.google.com/books?id=vn-xZ3O1G-cC&pg=PA71.