Скаляр

(Skalär битеннән юнәлтелде)

Скаляр (scalaris - баскычлы) - теләгән координаталар системасында бер сан яки функция белән билгеләнә торган зурлык.

Вектор һәм скаляр: векторның компонентлары (x, y) - скалярлар булып торалар (чын саннар)

Математикада "саннар" астында теләгән кайсы кыр элементлары, физикада чын һәм комплекс саннары булырга мөмкин.

Скаляр микъдарга тигез функция - скаляр функция дип атала.

Скаляр һәркайчан бер сан белән тасвирланып була, вектор ике һәм күберәк сан белән тасвирлана.

Координаталар системасын алыштырганда скаляр үзгәрми (инвариант булып кала), ә вектор компонентлары төрле базисларда үзгәреп була.

Гомуми һәм сызыкча алгебрада скаляр - төп кырның элементы. Сызыкча фәзаның элементы скалярга тапкырлап коллинеар элементын чыгарабыз.

Тензор исәпләвендә - (0,0) валентлыклы тензор - скаляр булып тора.

Скалярлар мисаллары - мәйдан, вакыт, озынлык, масса, тыгызлык, температура, агым һ.б.

Заманча физикада скаляр буларак скаляр кыр кулланыла - фәза-вакыт скаляры, ул лоренц инварианты булып тора.

Векторлар мисаллары - тизлек, көч, тизләнеш, импульс һ.б.

Сылтамалар үзгәртү

  • Hazewinkel, Michiel, ed. (2001), "Scalar", Encyclopedia of Mathematics, Springer, ISBN 978-1-55608-010-4
  • Weisstein, Eric W. "Scalar". MathWorld.