Сергей Киров
Серге́й Миро́н улы Ки́ров (чын фамилиясе Ко́стриков, рус. Серге́й Миро́нович Ки́ров) (15 (27) март 1886, Өрҗем, Вятка губернасы — 1 декабрь 1934, Ленинград) — совет дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.
Сергей Киров | |
---|---|
Азәрбайҗан К(б)Ф ҮК беренче сәркатибе | |
Вазыйфада июль 1921 – гыйнвар 1926 | |
Аңа кадәр | вазифа барлыкка килгән |
Дәвамчысы | Левон Мирзоян |
БКФ(б) Ленинград губерна комитәсенең җаваплы сәркатибе | |
Вазыйфада 8 гыйнвар 1926 – ноябрь 1927 | |
Аңа кадәр | Григорий Евдокимов |
Дәвамчысы | вазиф юкка чыгарылган |
БКФ(б) Лениниград өлкә комитәсенең беренче сәркатибе | |
Вазыйфада ноябрь 1927 – 1 декабрь 1934 | |
Аңа кадәр | вазифа барлыкка килгән |
Дәвамчысы | Андрей Жданов |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 27 март 1886 Өрҗем, Вятка губернасы, Русия империясе |
Үлгән | 1 декабрь 1934 (48 яшь) Ленинград, РСФСР, ССРБ |
Сәяси фирка | РСДЭП (1904 елдан) |
Әни | Екатерина Кузьма кызы Казанцева (1859—1894) |
Әти | Мирон Иван улы Костриков (1852—1915) |
Белем | Казан механика-техника училищесы |
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүФәкыйрь гаиләсендә туган. 1894 елда әтисез калган, ятимнәр йортына озатылган. 1901—1904 елларда Казан механика-техника училищесындә белем ала; шул ук елда Томскига күчә һәм анда РСДРП фиркасенә керә.[1]. 1909 елда Владикавказга күчеп китә һәм анда РСДРПның Владикавказ оешмасы җитәкли; «Терек» гәҗитендә эшли, анда аның мәкаләләре башта Миронов, аннан соң Киров псевдонимы астында бастырып чыгарылалар.
1917 елда — Владикавказ Шурасы әгъзасы, Октябрь инкыйлабыннан соң бәлшәвикләр ягына күчә. 1919 елдан — Кызыл Гаскәрдә, төрле хәрби-сәяси эшендә. 1920 елда — Гөрҗистанда РСФСРның тулы вәкаләтле вәкиле, БКФ(б) ҮК Кавказ бюросының рәисе.
1921— 1926 елларда Азербайҗан КФ(б) ҮК беренче сәркатибе. 1926 елдан фирканең Ленинград губернасы (өлкә) һәм шәһәр комитәсенең һәм БКФ(б)ҮК төньяк-көнбатыш бюросының беренче сәркатибе. 1934 елдан БКФ(б) ҮК сәркатибе. ССРБ Үзәк Башкарма Комитәсенең һәм БҮБК әгъзасы.
1934 елның 1 декбрендә һөҗүм нәтиҗәсендә үтерелгән. Аның үтерүе массакүләм репрессияләргә этәргеч була.
Истәлек
үзгәртү2013 елдагы хәле буенча, Калинин исемен 4 меңнән мәйдан, урам, проспект вә тыкрык йөртә[2]. Элекке ССРБ илләренең байтак шәһәрләрдә (мәсәлән, Казанда) Киров районы бар. Киров исемен берничә шәһәр йөртә: Киров (элекке Хлынов, Вятка), Киров (элекке Песочня, Калуга өлкәсе), Кировоград (элекке Елисаветград, Зиновьевск, Кирово Кировоград өлкәсе үзәге), Кировград (элекке Калата, Свердловск өлкәсе), Кирово-Чепецк, һ.б. Киров исемен шулай ук күп ширкәтләргә, уку йортларына, хәрби бүлекләргә дә кушылган.
Галерея
үзгәртү-
Киров балачакта
-
Киров һәм Сталин, 1928
-
Казанда һәйкәл (Карл Маркс урамы)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Зур совет энциклопедиясе, archived from the original on 2014-07-13, retrieved 2021-08-31
- ↑ http://fias.nalog.ru/Public/SearchPage.aspx 2013 елның 21 март көнендә архивланган.?