Кояш системасы

(Qoyaş sisteması битеннән юнәлтелде)

Кояш системасыКояш йолдызы һәм аның тирәсендә әйләнә торган табигый галәми объектлар белән планеталар системасы.

Кояш системасы
Сурәт
Масса 1,0014 M☉
Имеет границей Оорт болыты һәм һелиопауз[d]
Ана җисем Стрелец A*[d]
Диаметры 79 а.б.[1] һәм 0,00124861704 яктылык елы[1]
 Кояш системасы Викиҗыентыкта

Кояш системасының Кояштан тыш объектларының төп массасы сигез аерым планетада була. Алар эклиптика яссылыкта түгәрәккә якын орбиталар буенча хәрәкәт итәләр. Дүрт кечерәк эчке планета: Меркурий, Чулпан, Җир һәм Марс (җирсыман планеталар) гомумән силикатлардан һәм металлардан гыйбарәт була. Дүрт зуррак тышкы планета: Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун (зур газлы планеталар) төп өлешендә водородтан һәм гелийдан гыйбарәт була һәм җирсыман планеталардан күпкә авыррак.

Кояш системасында кече җисемнәр белән ике өлкә бар. Марс һәм Юпитер арасындагы астероидлар поясы составы буенча җирсыман планеталарга охшаш, чөнки силикатлардан һәм металлардан тора. Астероидлар поясы иң эре объектлары Церера, Паллада һәм Юнона була. Нептун арты объектлары каткан су, аммиак һәм метаннан гыйбарәт. Иң эреләре — Плутон, Седна, Хаумеа, Макемаке һәм Эрида. Меңнәрчә кече җисемнәр өстенә бу ике өлкәдә башка төрле кече җисемнәр төркемнәре (кометалар, метеороидлар һәм галәми тузан) Кояш системасында урын алмаштыралар.

Сигездән алты планетада һәм өч кәрлә планетада иярченнәр бар. Һәрбер тышкы планетада тузанлы һәм кисәкчәләрле боҗралар бар.

Кояш системасы Киек Каз Юлы галактикасы эченә керә.


  1. 1,0 1,1 http://curious.astro.cornell.edu/our-solar-system/159-our-solar-system/the-sun/the-solar-system/219-what-is-the-size-of-the-solar-system-intermediate