Оорт болыты — озак периодлы кометаларның чыганагы була торган Кояш системасының фараз ителүче сферик өлкәсе. Оорт болыты тәҗрибәләрдә табылмаган әле, ләкин туры булмаган фактлар аның барлыгына күрсәтәләр.

Оорт болыты
... хөрмәтенә аталган Ян Хендрик Оорт[d] һәм Эрнст Юлиус Эпик[d]
Ачучы яки уйлап табучы Ян Хендрик Оорт[d]
Ана җисем Кояш
 Оорт болыты Викиҗыентыкта
Оорт болытының фараз ителә торган күренеше
Оорт болытында барлыкка килгән Һейл-Бопп кометасы

Кояштан Оорт болытының тышкы чигенә кадәр фараз ителүче аралык 50 000 - 100 000 а.б. (якынча яктылык елы) тәшкил итә. Бу ераклык Кояшка иң якын йолдыз Риҗел Кентаврга кадәр аралыкның чирегенә тигез.

Бүтән ике Транснептун объекты өлкәсе - Койпер билбавы һәм чәчелгән диск диаметры буенча Оорт билбавыннан 1000 тапкыр ким.

Оорт болытының тышкы чиге Кояш системасының гравитацион чиген - Һилл сферасын (2 яктылык елы) билгели.

Оорт болытына тышкы Оорт болыты һәм диск төрендәге эчке Оорт болыты керә дип фараз ителә. Объектлар күбесенчә су, аммиак, метан бозларыннан торалар. Фаразлавынча алар Кояш янында формалашканнар һәм гигант планеталар гравитациясе тәэсирендә ерак галәмгә чәчелгән булганнар.

Астрономнар карашы буенча нәкъ Оорт болытында Галлей кометасы төрендәге Кояш системасына килә торган озак периодлы кометалар барлыкка киләләр, шулай ук кентаврлар төрендәге астероидлар һәм Юпитер гаиләлегендәге кометалар хасил булалар.

Оорт болытының тышкы чиге Кояш системасының тышкы чиге чама белән була. Ул бүтән йолдызлар һәм Галактика үзенең гравитациясе тарафыннан тәэсир ителә. Шул көчләр кометаларны Кояш системасының үзәгенә юнәлдерәләр.

Оорт болытына чама белән 5 билгеле объект керә: Седна, 2000 CR105, 2006 SQ372, 2008 KV42 һәм 2012 VP113. Шулай ук Оорт болытының эчке чигендә (30 мең а.б.) Тюхе газлы гигант планетасы, X планетасы, ә тышкы чигеннән тыш Кояшның йолдыз-иярчене Немезида булуы фараз ителә. Ләкин аларның барлыгы әлегә расланмаган.

1932 елда Эрнст Эпик беренче тапкыр бу болытның булуын фараз итә. 1950 елда нидерланд астрофизигы Ян Оорт кометалар орбиталары даими булмавын тышкы болытның барлыгы белән аңлаткан, галим хөрмәтенә ул Оорт булыты дип аталган.

Тасвир үзгәртү

Фаразлавынча Оорт болыты 2000—5000 а.б. бирле 50 000 а.б., хәттә 100 000-200 000 а.б. кадәр җәелә.

Оорт болыты - 4,6 миллиард ел элек Кояш тирәсендә барлыкка килгән протопланеталар дискының калган өлеше булып санала. Башта Оорт болытының объектлары Кояшка якынрак формалашканнар, ләкин яшь гигант-планеталар, мәсәлән, Юпитер гравитациясе тәэсирендә сузган эллиптик яки параболик орбиталарына чыгарып ташланганнар.

Кыскапериодлы кометалар якын орбиталарына ия (период 200 елдан ким) һәм эклиптика яссылыгына кече авышлыгына ия. Озакпериодлы кометалар бик сузган орбиталарына ия (берничә мең а.б. кадәр) һәм теләгән кайсы авышлыгына ия.

Күренешләр үзгәртү


Әдәбият үзгәртү