Катар

(Qatar битеннән юнәлтелде)

Катар (гарәпчә قطر рәсми атамасы (гарәпчә دولة قطر, Дәүләт Катар) – көньяк-көнбатыш Азияда урнашкан дәүләт (әмирлек). Ул Гарәп ярымутравының төньяк-көнчыгышындагы Катар ярымутравын алып тора. Согуд Гарәбстаны белән көньякта чиктәш, башка бар яктан да Фарсы култыгы сулары белән юыла. Төньяк-көнбатышта Бәһрәйн утраулары белән, көньяк-көнчыгышта – БГӘ белән диңгез чиге бар. Башкаласы булып Доха шәһәре тора.

Катар
Байрак
Илтамга
Шигарь Where dreams come to life Edit this on Wikidata
Башкала Doha
Халык саны 2 639 211 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1870 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+03:00
Рәсми тел гарәп теле
География
Мәйдан 11,437 км²
Координатлар 25.26954°N 51.21277°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Tamim bin Hamad Al Thani
Карта
Икътисад
ТЭП 179 677 миллион US$ (2021), 237 296 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Катар риялы
Туу күрсәткече 2.026 (2014)[1]
КПҮИ 0.855 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 78.184 ел (2016)[3]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[4]
Челтәр көчәнеше 240 вольт[5]
Телефон коды +974
ISO 3166-1 коды QA
ХОК коды QAT
Интернет домены .qa

Катар – Россия һәм Ираннан соң дөньяда табигый газ экспорты буенча өченче урында тора, шулай ук бик күп нефть һәм нефтьтан эшләнгән әйберләр дә экспортлый. ОПЕК әгъзасы.

VII гасырдан башлап Гарәп хәлифәлегенә керә. 13-14 гасырларда Бәһрәйн әмирләре кулында; XVI г. башында – португаллар хакимлеге, аннары Госманлы Дәүләте идарәсе астында. 191671 елларда Бөекбритания протектораты астында.

Дәүләт төзелеше үзгәртү

2003 елның 29 апреленда кабул ителгән Конституция буенча Катар – Абсолют монархия.

Әмир бер үк вакытта дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы булып тора. Аның хакимияте шәригать кануннары белән чикләнгән.

Илдә 35 әгъзалы Мәҗлес Шурасы (гарәпчә مجلس الشورى, Мәҗлис әш-Шура) эшли.

Административ бүленеш үзгәртү

 
Катар муниципалитетлары

Катар 10 муниципалитетка бүленгән (гарәпчә بلديات – бәләдият).

Муниципалитет Мәркәз Мәйдан, км² Халык (2004), кеше
1 Әд-Доха Доха 158,71 338 760
2 Әл-Җувария Аль-Джувария 622,74 2 282
3 Әл-Җумалия Әл-Җумалия 2 611,70 13 085
4 Әл-Хор Әл-Хор 1 001,44 31 611
5 Әл–Вакра Әл–Вакра 777,31 31 009
6 Әр-Райян Әр-Райян 893,48 272 583
7 Җариян-әл-Батна Өмме-Баб 3 906,53 6 308
8 Әш-Шамаль Әр-Рувәйс 902,11 5 400
9 Өмме-Саләл Өмме-Саләл 470,37 31 975
10 Мәсаид Мәсаид 176,68 9 870

Халык үзгәртү

Халыкның 40% гарәпләр. Шулай ук Пакистан чыгышлы (18 %) кешеләр, Һиндстаннан (18 %), Ираннан (10 %) һәм башка гарәп илләреннән кешеләр яши. Рәсми тел – гарәпчә, инглиз теле киң кулланылышта.

Дин үзгәртү

Дәүләт динеислам (сөнни), иранлылар – шигыйләр. Катарда яшәүче халыкның 70-75 % ы мөселманнар, христианнар — 13,8 %, һинд дине вәкилләре — 13,8 %, буддачылык тарафдарлары — 3,1 %, халык динендәгеләр 1 %, яһүдләр 1 %, башка диндәгеләр — 0,7 %[6].

Табигать үзгәртү

Илнең бөтен территориясе диярлек – чүл. Су аз, нигездә диңгез суын тоссызландыру юлы белән табыла.

Икътисад үзгәртү

Илдә нефть һәм газ тотрыклы рәвештә чыгарыла. Заманча инфраструктура бар. Бюджет профицитта. Ләкин ил чит ил эшчеләренә бәйле һәм барлык чималны да тыштан кертә.

Чыганак үзгәртү

http://ru.wikipedia.org/wiki/Катар

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Demographics of Qatar(ингл.)