Мадрид үзәк мәчете

(Madrid üzäk mäçete битеннән юнәлтелде)

Мадридның үзәк мәчете, Әбу-Бәкер мәчете (исп.  Mezquita Central de Madrid) — Испания башкаласы Мадридта урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Мадрид метрополитенының Эстречо (исп. Estrecho, бугаз) тукталышына якын урнашуы сәбәпле, халыкта мәчетнең «Бугаз мәчете» (исп. Mezquita Estrecho) дигән популяр исеме дә бар.

Мәчет
Мадрид үзәк мәчете
исп.  Mezquita Central de Madrid
Мәчетнең фасады. 2015
Мәчетнең фасады. 2015
Мәчетнең фасады. 2015
Ил Испания
шәһәр Мадрид, Cuatro Caminos
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре җәмигъ мәчете
Дата постройки 1988
Төп даталар:
1988 (ачылган)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Испаниядә ислам

Мадридта мәчет төзү өчен җир алданрак бирелсә дә, халыктан кергән акчага алып барылган төзелеш 1988 елда гына тәмамлана. Мадридның үзәк мәчете яки Әбу-Бәкер мәчете — 16091614 елларда Пиреней ярымутравыннан соңгы мөселманнарны куганнан(ингл.) соң[1], Испаниядә торгызылган беренче ислам гыйбадәтханәсе.

Тасвирлама үзгәртү

Мәчетнең архитекторы — Хуан Мора (Juan Mora) бинаны ислам архитектурасына таянып корган. Мәйданы — 3 500 квадрат метр[2]. Бер манаралы, бер гөмбәзле, дүрт катлы бинада мәчеттән башка Мадрид ислам җәмгыяте белән Испания ислам җәмгыятьләре берлеге (исп. Unión de Comunidades Islámicas de España, UCIDE) офислары, шулай ук мөселман мәктәбе, балалар бакчасы, кибет урнашкан.

Мәчет дини, хәйрия, белем бирү, мәдәни һәм социаль функцияләр башкара. Әл-Әзһәр университеты белән имамнар әзерләү һәм руханилар белән тәэмин итү турында килешүгә ирешкән.

Мәчет дәүләт белән мөселманнарның законлы вәкиллекле органы булган Испания ислам комиссиясе (исп. Comisión Islámica de España) аркылы эш алып бара[3]. Мәчет имамы, бер үк вакытта Испания ислам комиссисе президенты — Riay Tatary (es)[4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү