«М8Л8ТХ» — Россиядән NSBM стилендә уйнаучы музыкаль төркем. Төркем үзе үзенең жанрын Militant Black Metal дип атый. Тверьда Алексей Лёвкин һәм Михаил тарафыннан 2002—2003 елның кышында нигезләнгән. Җырларның тематикасы: национал-социализм, мәҗүсилек, шулай ук антихристианлык. Россиянең күпчелек ультрауң оешмаларына зур йогынты яскан. Шулай ук МОЛОТХ, M8L8TH һәм MOLOTH исемнең язылышлары дә популяр.

M8L8TH
логотип
Төп мәгълүмат
Жанрлар

национал-социалистик блэк-метал
коммунизмга каршы рок

Илләр

Русия Русия
Украина Украина

Шәһәр

Тверь

Телләр

рус теле
француз теле
инглиз теле

Лейблы

Stellar Winter Records
Lost Reich Records
Militant Zone

Состав

Алексей «Thuleseeker» Лёвкин


Төркемнең исеме «Һитлернең чүкече» дип аңлатыла. Исемдәге «О» хәрефен 8 саны белән алыштыру «88» неонацист лозунгына сылтама ясый[1]. Haaretz һәм Bellingcat мәгълүматларына караганда, төркем әгъзалары сәяси эшчәнлектә актив катнашалар һәм неонацизм һәм фашизм идеяләрен пропагандалыйлар[2][3].

Легаль статус үзгәртү

Россия Федерациясе территориясендә «Слёзы осени» җыры экстремистик материаллар федераль исемлегенә кертелгән[4]. «Знамена ввысь» җыры чынлыкта Россиядә тыелган «Хорст Вессель» нацист гимнының рус телле кавер-версиясе булып тора. Алексей Лёвкин Мәскәү шәһәренең Лефортово район судының «экстремистик берләшмәдә катнашу турында» эше буенча карары белән читтән торып кулга алына[5]. Ул Украинада сәяси сыену алган.

Искәрмәләр үзгәртү