Коммунизмга каршы рок

Коммунизмга каршы рок (ингл. Rock Against Communism, RAC) — 1980 елларда Бөекбританиядә неонацизм, ак өстенлек идеяләре белән бәйле рок хәрәкәте.

RAC стилендә уйнаучы Brigade M төркеме

Хәрәкәт тарихы үзгәртү

1978 елда «Милли фронт» (National Front) ультрауң партиясенә якын эшлеклеләр нигез салган. «Расизмга каршы рок» хәрәкәтенә каршылык буларак төзелгән. Җырлар тематикасы милләтчелек, неонацизм, антисемитизм, расизм белән бәйле, ә «коммунизмга каршы» дигән гыйбарә эвфемизм буларак кулланыла[1].

Бер концерт 1979 елда булган, һәм бары тик 1983 елда гына регуляр чыгышлар башланган. Концертлар еш кына хакимиятнең игътибарын җәлеп итмәү өчен яшеренлек хәлдә уздырылган. Хедлайнер буларак еш кына Skrewdriver төркеме (лидер — Ян Стюарт Дональдсон), шулай ук Brutal Attack чыгыш ясаган.

1980 еллар уртасында җәйге концертлар Саффолкта Эдгар Гриффин (Консерватив фирка активисты[2] һәм Ник Гриффинның әтисе) йортында еш үткәрелгән.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү