Ышану
Шәхес берәр фикер яки алшартны хакыйкый буларак кабул иткән психологик халәт ышану дип атала.[1]
Ышану | |
Моңа өлешчә туры килә | мнение[d] |
---|---|
Моның каршысы | ышанмау[d] |
Ышану Викиҗыентыкта |
Башка билгеләмә буенча, нәрсә булсаны, дәлилләр китерелсә дә, үзенең дәлилләнүе өчен исбатлауга кирәге булмаган эчке субъектив иманга нигезләнеп, еш алдан фактик яки мантыйк тарафтан тикшермичә, хакыйкый дип кабул итүгә ышану диелә[2]. Ышану кешенең психика үзенчәлекләренә бәйле. Критик шөбһәсез хакыйкать дип кабул ителгән мәгълүмат, текстлар, вәзгыятьләр, вакыйгалар яки шәхси карашлар һәм уйлары киләчәктә шәхси кемлекнең нигезенә ятып, кешенең адымнарын, төрле мөнәсәбәтләрне белгеләүче үз-үзен тоту нормаларын билгели алачак.[3] Ышану һәм гыйлем фәлсәфи ягыннан гносеология фәнендә өйрәнелә. Аның төп максаты, хакыкый гыйлемгә хуҗа булуыбыз өчен нәрсә кирәклеген ачыклау. Әфләтүнның «Теэтет» диалогыннан башланган логик эзләнүләрдән билгеле булганынча, ышану хакыйкый булганда һәм ышанучының ышануы өчен нигезләре (дәлилләре/шартлары) хакыйкый булганда гына бу ышану гыйлем дип кабул ителә. Ялгыш ышану, самими булганда да, гыйлем буларак кабул ителми.
Кәрамәткә ышану
үзгәртү2016 елда пәйда булган мәгълүматлар күрсәткәненчә, кешеләр арасында таралган дини һәм паранормаль ышануларга хас булган кәрамәткә ышану тикшерелгән бар үзгәрешлеләр белән корреляциядә тора: мәгълүматларны систематизацияләүдә түбән сәләте, зәгыйфь интуитив физик сәләтләре, начар техник сәләтләре, объектларны үз башында виртуаль әйләндерү сәләтенең зәгыйфьлеге, мәктәптә математика һәм физика буенча түбән билгеләре, физик һәм биологик феноменнары турында гомуми белемнең түбән булу, интуитив фикерләү ысулы һәм, аеруча, материаль булмаган феноменнарга аңлы булу сәләтен тагу. Регрессион анализ нәтиҗәсендә кәрамәткә ышануның иң әһәмиятле предикторлары буларак физик дөньяның төзелеше турындагы түбән гомуми белем һәм интуитив фикерләү ысулы булулары ачыкланды.[4]
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Schwitzgebel, Eric (2006). "Belief". in Zalta, Edward. The Stanford Encyclopedia of Philosophy. Stanford, CA: The Metaphysics Research Lab. http://plato.stanford.edu/entries/belief/. Retrieved 2008-09-19.
- ↑ Вера. Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 86 томах (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
- ↑ С. Ю. Головин. Вера. 2014 елның 28 декабрь көнендә архивланган. // Словарь практического психолога.
- ↑ Lindeman M., Svedholm-Häkkinen A. M. (2016). «Does Poor Understanding of Physical World Predict Religious and Paranormal Beliefs?». Applied Cognitive Psychology (30): 736—742. DOI:10.1002/acp.3248. Проверено 2017-01-09.
Сылтамалар
үзгәртү- How Belief Works 2015 елның 6 май көнендә архивланган. Article from Derrick Farnell on the formation of beliefs.
- William Kingdon Clifford. Ethics of Belief Classic essay arguing that beliefs (and the processes that form them) have ethical implications, with counterpoint essay from William James entitled "The Will to Believe".