Интуиция
Интуиция (соң лат. intuitio, intueor «җентекләп карау») — кешенең вакыйгалар һәм ситуацияләр мәгънәсен аңлау һәм бер мизгелдә аңсыз нәтиҗә — ачыш аша үтеп керү сәләте, зирәклекнең (чын яки ялган) балкып китүе, аның барлыкка килүен төгәл билгеләү яки аңлату мөмкин түгел. Кавакыт сизү, үткенлек дип тә кабул ителә.[1][2]
Интуиция | |
Интуиция башка алымнар белән тикшерелергә мөмкин булган күпләгән бик тә мөһим фаразларга нигез булып хезмәт итә. Фән тарихы күрсәткәнчә, интуиция фәнни белемнең аерылгысыз компоненты булып тора һәм аның төп кыйммәте фәнни теорияне тикшергәннән соң чын һәм нигезле фаразларын табудан һәм формалаштырудан гыйбарәт. Әмма интуиция әйләнә-тирә чынбарлык турында чын белемнәрнең ышандырырлык чыганагы булып санала алмый. Еш кына ул бик үк дөрес булмаган мәгълүматка, өзекөзек хәбәрләргә нигезләнә. Интуитив белем ышануга кабул ителә, фәнни тикшерү һәм дәлилләү үтми, күбрәк фәнни танып-белүгә беренче баскыч булып хезмәт итә. Аның базасы — гадәти белем, ягъни ялгышулардан азат булмаган көндәлек тормыш тәҗрибәсе. Аек мәгънәгә, гомуми кабул ителгән фикергә нигезләнгән күп кенә раслаулар чын булып чыкмый.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Интуиция // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2005. — Т. II. — ISBN 9965-9746-3-2. (CC BY-SA 3.0)
- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
Чыганаклар
үзгәртү- Обществознание. 11 класс: учеб, для общеобразоват. учреждений: базовый уровень/ [Л. Н. Боголюбов, Н. И. Городеңкая, А. И. Матвеев и др.]; под ред. Л. Н. Боголюбова [и др.]; Рос. Акад, наук, Рос. акад, образование, изд-во «Просвещение».— 5-е изд.— М.: Просвещение, 2010.— 349 с. (Академический школьный учебник). ISBN 978-5-09-023426-9