Хәлил Айдуллин
(Aydullin Xälil битеннән юнәлтелде)
Айдуллин Хәлил Бадиатулла улы — I нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән шәхес.
Хәлил Айдуллин | |
---|---|
Туган | 1914 Түбән Новгород өлкәсе, Пилнә районы, Иске Мочали |
Үлгән | 2006 Химки |
Милләт | татар |
Һөнәре | укытучы, хәрби |
Пилнә районы Иске Мочали авылында крестьян гаиләсендә туган. 1932–36 елларда Кочко-Пожар педтехникумында, 1937–40 елларда Горькийда учительский институтта укыган. 1932–40 елларда Иске һәм Яңа Мочали мәктәпләрендә директор.
Фин сугышы аша үтеп, 1942 елны ул үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә. Сугыштан капитан, 2-нче группа инвалид, булып кайта. 1945–55 елларда Питрәксе районы мәгариф бүлеге мөдире. 1955–70 елларда Иске Мочали һәм Питрәксе мәктәпләрендә завуч һәм тарих укытучысы. Район Совет һәм партия органнарына сайланган.
Химки шәhәре каберлегендә җирләнгән.