Александр Славутский
(Aleksandr Slavutskiy битеннән юнәлтелде)
Александр Славутский (Александр Яков улы Славутский, рус. Александр Яковлевич Славутский) – драма театры режиссёры, Качалов театры сәнгать җитәкчесе-директоры. Россиянең (2007) һәм Татарстанның (2011) халык артисты, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Тукай премиясе лауреаты (2000), Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
Александр Славутский | |
---|---|
Туган телдә исем | Александр Яков улы Славутский |
Туган | 27 ноябрь 1947 (76 яшь) Чиләбе |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Мәскәү театр институты[d] |
Һөнәре | режиссёр |
Җефет | Светлана Романова (Славутская), Россиянең халык артисты |
Балалар | улы Илья Славутский, ТР атказанган артисты |
Бүләк һәм премияләре | (2000) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1947 елның 27 ноябренда Чиләбедә туган. Цвилинг исемендәге Чиләбе драма театры каршындагы һөнәри студияне, «драма режиссёры» белгечлеге буенча Щукин исемендәге театр укуханәсен (Е. Вахтангов исемендәге театр каршындагы вуз, Б. Захава курсы) (1974), ГИТИСта югары режиссёрлык курсларын (1979) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- Чиләбе ТЮЗы артисты
- 1974-1981 М. Горький исемендәге Чиләбе драма театрында, Новокузнецк драма театрында режиссёр –куючы.
- 1981-1987 Чита өлкә драма театрында баш режиссёр, В. Маяковский театрында (Мәскәү) стажировкада.
- 1987-1993 Ростов академия театры баш режиссёры.
- 1994 елдан В. Качалов исемендәге театр (Казан) баш режиссёры, 2007 сәнгать җитәкчесе-директоры.
Иҗаты
үзгәртүКуйган спектакльләре
үзгәртү- 1994 — «Ревизор» Н. В. Гоголь.
- 1994, 2007 — «Чит кеше белән гаилә сурәте (Семейный портрет с посторонним) С. Лобозёров.
- 1997 — «Шомлы йомыркалар» (Роковые яйца) М. А. Булгаков.
- 1998 — «Түбәдәге скрипкачы» (Скрипач на крыше) Шолом-Алейхем.
- 1999 — «Пики дамасы» (Пиковая дама) А. С. Пушкин.
- 2000 — «Өч бакырлык опера» (Трёхгрошовая опера) Б. Брехт.
- 2001 — « Вернье йорты сере» (Тайна дома Вернье), Роберт Том-Агата Кристи.
- 2002 — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +).
- 2004 — «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А. П. Чехов.
- 2005 — «Җәмгыятьтән әфәнде» (Синьор из общества) Д. Скарниччи, Р.Тарабузи.
- 2006 — «Ханымның килүе» (Визит дамы) Дюрренматт.
- 2007 — «Глумов» А. Н. Островский .
- 2007 — «Түгәрәкнең шакмагы» (Квадратура круга) В. П. Катаев.
- 2008 — «Абзый йокысы» (Дядюшкин сон) Ф. М. Достоевский.
- 2009 — «Бөек комбинатор» (Великий комбинатор) Илья Ильф, Евгений Петров.
- 2010 — «Хөрмәтле гражданнар» (Уважаемые граждане) М.Зощенко.
- 2010 — «Күзгә төтен җибәрү» (Пыль в глаза) Эжен Лабиш.
Балалар өчен
үзгәртү- 1996 — «Өч әфлисунга мәхәббәт» (Любовь к трём апельсинам) М. А. Светлов.
- 1998 — «Том Сойер маҗаралары» (Приключения Тома Сойера) М.Твен.
- 2000 — «Табиб Айболит» К. И. Чуковский.
- 2001 — «Кызыл калфак» (Красная шапочка) Е. Л. Шварц.
- 2004 — «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» (Золотой ключик, или приключения Буратино) А. Н. Толстой.[1]
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- 2014 V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты («Бердәм Россия» фиркасеннән), мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет әгъзасы.[2]
- Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Россиянең халык артисты (1997).
- Татарстанның халык артисты (2011).
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986).
- Тукай премиясе (2000) – В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрында «Түбәдәге скрипкачы» спектаклен куйган өчен.
- Россия хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясе (2007).
- Дуслык ордены (2010).
- 2021 ― «Алтын битлек» фестиваленың «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» махсус премиясе[4].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Качалов театры рәсми сайтында
- ↑ «Ачык Татарстан» сайтында, archived from the original on 2015-06-11, retrieved 2015-03-13
- ↑ Славутский Александр Яковлевич. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ рәсми сайты
- ↑ Александр Славутский. 2021 елның 24 апрель көнендә архивланган. «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 3 апрель көнендә архивланган.
- Качалов театры рәсми сайты
Шулай ук карагыз
үзгәртүКалып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019)