Адыгея

(Adıgeya Respublikası битеннән юнәлтелде)

Адыге́я Респу́бликасы (Адыгея, адыг. Адыгэ Республик, рус. Республика Адыгея) — Россия Федерациясе белән берләшкән[5], Россия Федерациясе субъекты, Көньяк федератив округына керә.

Адыгея
адыг. Адыгэ Республик
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 1991
Сурәт
Демоним adighezi
Рәсми тел рус теле һәм адыгэ теле
Гимн Адыгея республикасы гимны[d]
Дәүләт  Россия
Башкала Майкоп
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Сәгать поясы MSD
Анклав буларак әлеге территориягә керә Краснодар крае
Геомәгълүматлар Data:Russia/Republic of Adygea.map
Иң югары ноктасы Чугуш[d]
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Адыгея республикасы башлыгы[d]
Ил башлыгы Морат Кумпилов
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы рәис[d]
Хөкүмәт башлыгы Анзаур Керашев[d]
Канунбирү органы Адыгея республикасы дәүләт советы - Хасэ[d]
Халык саны 451 471 (1 гыйнвар 2016)[2],
453 376 (1 гыйнвар 2018)[3],
463 167 (1 гыйнвар 2021)[4]
Нәрсә белән чиктәш Краснодар крае
Алыштырган Адыг автономияле өлкә[d]
Кулланылган тел адыгэ теле
Бүләкләр
Халыклар Дуслыгы ордены
Мәйдан 7600 км²
Рәсми веб-сайт adygheya.ru(рус.)
Харита сурәте
Һәйкәлләр исемлеге Адыгея мәдәни мирас һәйкәлләре исемлеге[d]
Феноменның икътисады Адыгея икътисады[d]
Җирле телефон коды 877
Номер тамгасы коды 1
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Адыгеядә җирләнгәннәр[d]
Карта
 Адыгея Викиҗыентыкта

1922 елда Адыгея автономияле өлкәсе буларак нигезләнә.

Башкаласы — Майкоп шәһәре.

Географик мәгълүмат

үзгәртү
 
Адыгеяның физик харитасы

Рельеф

үзгәртү

Республиканың төньяк өлеше тигезлек, көньякта — Зур кавказ таулары урнаша. Адыгея территориясенең якынча 40 % урманнар алып тора.

Климат

үзгәртү

Республикада уртача-континенталь климат, җәй көне июль аенда уртача температура +28 °С, кыш көне гыйнвар аенда −2 °С.

Гидрография

үзгәртү

Адыгеяның иң зур елгалары: Кубань, Лаба, Белая.

Чиктәшлек

үзгәртү

Адыгея Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.

Адыгея территориясе 1922 елда формалаша. Республика территориясендә археологик бронза һәм тимер гасырларга караган һәйкәлләр бар. Адыгейлар төрле вакытларда ирекле халык булып яши, әмма Кавказ сугышы нәтиҗәсендә, 1859-1864 елларда адыгейларның күбесе Госман империясенә, калганнары Кубаньның сул ягына күченә.

Адыгея Республикасы 1922 елның 27 июлендә Чиркәс (Адыгея) автоном өлкәсе буларак барлыкка килә, үзәге — Краснодар шәһәре, соңрак 1928 елда исеме Адыгея автоном өлкәсе дип үзгәртелә. 1936 елның 10 апрелендә өлкәнең үзәге Майкоп шәһәре күчерелә. 1990 елның 5 октябрендә Адыгея АССРы формалаша, ә 1992 елның 24 мартынан Адыгея Республикасы төзелә.


Халык — 440 327 кеше (2011), шәһәрдә яшәүчеләр — 52,6 % (2006).

Халык 1979 елдагы сан
мең (*)
2002 елдагы сан
мең (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.)
2010 елдагы сан
мең[6]
Руслар 285,6 (70,6 %) 288,3 (64,5 %) 270,7 (63,6 %)
Адыгейлар 86,4 (21,4 %) 108,1 (24,2 %) 107 (25,2 %)
Әрмәннәр 6,4 (1,6 %) 15,3 (3,4 %) 15,6 (3,7 %)
Украиннар 12,1 (3,0 %) 9,1 (2,0 %) 5,9 (1,4 %)
Курдлар 3,6 4,5 (1,1 %)
Черкеслар 2,7 (0,6 %)
Татарлар 2,4 2,9 2,6 (0,6 %)
Чегәннәр 1,1 1,8 2,4 (0,5 %)
Белоруслар 2,2 1,9
Греклар 1,0 1,7
Әзериләр 1,4
Алманнар 1,4 1,2
Чеченнар 1,1

Татарлар Адыгеядә Киров (Шовгенов районы), Политотдел, Отрадный (Кошехабль районы), Афипсип (Тахтамукай районы) авылларында, Майкоп шәһәрендә яшиләр.

Административ-территориаль бүленеш

үзгәртү

Республикада 2 шәһәр округы — Майкоп һәм Адыгейск, 7 муниципаль район, 5 шәһәр җирлеге — шәһәрсыман бистәсе, 48 авыл җирлеге, 225 авыл торак пункты (2006).

Шәһәр округлары:

  • Адыгейск шәһәре;
  • Майкоп шәһәре.

Муниципаль районнар:

Торак пунктлар

үзгәртү
Торак пункт исеме 2010 елдагы халык саны буенча
мең[7]
Майкоп   166,5
Яблоновский   26,8
Энем   18,0
Гиагинская 15,0 (2008)
Адыгейск 14,7
Ханская 11,1 (2008)
Тульский   10,7
Красногвардейское 9,0 (2008)
Кошехабль 7,7 (2008)
Каменномостский   7,2
Дондуковская 6,5 (2008)
Тлюстенхабль   5,5
Тахтамукай 5,2
 
Майкоп җәмигъ мәчете

Адыгеяда яшәүчеләр төрле дин вәкилләре.

Адыгейларның күпчелеге һәм анда яшәүче татарлар да нигездә мөселманнар.

Адыгеяда яшәүче руслар, украиннар һәм беларуслар христиан динендә.

Халыкның берничә өлеше атеист.

1994 елда Майкоп шәһәрендә чиркәү төзелә. Мөселман гыйбадәтханәләре бик аз була. 2000 елның 2 ноябрендә Майкоп җәмигъ мәчете ачыла. Мәчет ачылышы республика мөселманнары өчен истә калырлык вакыйга була.

Мәдәният

үзгәртү
  • «Нальмэс» — Адыгеяның дәүләт академия халык бию ансамбле.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ОКТМО
  2. http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/Popul2016.xls
  3. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  4. https://www.gks.ru/storage/mediabank/PrPopul2021.xls
  5. Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
  6. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2020-05-01, retrieved 2012-06-09 
  7. Росстат. Информационные материалы о предварительных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года. Численность населения районов и городских населённых пунктов субъектов Российской Федерации, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-06-09 

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү