86 нчы укчы дивизия (1 нче формалаштыру)

86 нчы Казан Кызыл Байраклы Татарстан АССР Югары Советы исемендәге укчылар дивизиясе1939 елгы Совет-польша сугышында, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан СССР Кораллы Көчләренең хәрби берләшмәсе.

86 нчы Казан Кызыл Байраклы Татарстан АССР Югары Советы исемендәге укчылар дивизиясе
рус. 86-я стрелковая Казанская Краснознамённая дивизия имени Президиума Верховного Совета Татарской АССР'
Бүләкләр:
Хөрмәтле исемнәр: Татарстан АССР Югары Советы исеме
гаскәрләр: Коры җир гаскәрләре
гаскәрләр ыругы: җәяүле гаскәр
оештырылган: 1922 елның 23 мае
таратылган (яңадан корылган): 1941 елның 19 сентябре
элгәре: 1 нче Казан укчылар бригадасы
дәвам итүче: юк
сугыш хәрәкәтләре районнары
Польша (1939), Көнбатыш Белоруссия (1941)

Тарих үзгәртү

Дивизия Казанда 1922 елның 23 маендагы 1086/1810 номерлы Идел буе хәрби округы гаскәрләренә боерык нигезендә 1 нче укчылар дивизиясе буларак 1 нче Казан аерым укчылар бригадасыннан (үз чиратында, элегрәк Саранск шәһәренең 16 нчы укчы дивизиясе һәм запас укчылар бригадасы базасынннан оешкан) оештырылган. РВСРның 1922 елның 18 октябрендәге 2414/455 номерлы боерыгы белән аңа 1 нче Казан укчылар дивизиясе исеме бирелә, 1923 елның декабрендә территориаль хәлгә күчерелә. ССРБ РВСның 1930 елның 29 июлендәге 167 номерлы боерыгы белән дивизиягә Татарстан АССРның Үзәк Башкарма комитеты исеме бирелә. 1936 елның 21 маендагы 072 номерлы халык саклау комиссариаты боерыгы белән дивизия Татарстан АССР ҮБК исемендәге 86 нчы Казан укчылар дивизиясе дип үзгәртелә. 1939 елның 3 октябрендә дивизиянең шәхси составының бер өлеше базасында 111 нче укчы дивизиясе төзелә, ә калган өлеше мотоукчылар дивизиясенә күчерелә. 1940 елның 16 июлендәге 0150 номерлы халык саклау комиссариаты боерыгы белән янәдән укчылар дивизиясе булып үзгәртеп корыла һәм 86 нчы Казан Кызыл Байраклы Татарстан АССР Югары Советы исемендәге укчылар дивизиясе дип үзгәртелә[1].

Дивизия Совет-фин сугышыгда катнашкан. ССРБ Югары Советы Президиумының 1940 елның 21 мартындагы «Кызыл Армиянең Хәрби частьләрен һәм берләшмәләрен ССРБ орденнары белән бүләкләү турында» указы нигезендә, фин ак гвардиячесенә каршы көрәш фронтында командалау хәрби биремнәрне үрнәк үтәү һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

 
1 нче Казан укчылар дивизиясе командиры Якуб Чанышев сугыш кырын күзәтә

1941 елның 22 июненә дивизия Цехановецта урнашкан, өстәвенә, дивизия штабы күрше 113 нче укчылар дивизиясенең оборона участогында була. Дивизиянең өлеше Цехановец — Чижев участогын сакларга тиеш булган.

1941 елның 22 июненнән 19 сентябренә кадәр гамәлдәге армия составына керә.

22 июнь төнге сәгать бердә дивизия штабы тревога буенча күтәрелә[2]. 2 сәгать 40 минутта дивизия полклары саклау участоклары территориясенә дәүләт чиген ябу планы нигезендә чыгыш ясыйлар. Артиллерия полклары ату полкларына ярдәм итү өчен Червоного Бордан чыга. Цехановецта участокны саклау өчен 113 нче укчы дивизиясе чыкканчы, аны каплау өчен, бер батарейлы 330 нчы укчы полкының полк мәктәбе калдырыла[3]. 113 нче укчылар дивизиясе Цехановец маршында таратыла. Бер версия буенча, Цехановецта 330 нчы укчы полкының полк мәктәбе, дивизия штабы бүлекчәләре һәм 96 нчы аерым элемтә батальоны сакланган. Икенче версия буенча, шәһәр артобстрелыннан соң, паникадагы дивизия командованиесе шәһәрдән китә. Цехановец сугышның беренче көнендә югала, һәм дивизиянең сул флангы буенда дошман гаскәрләренең каршылыксыз һөҗүме башлана. Сәгать 8дә 330 нчы укчылар полкы дивизия күзәтчелек белән бергә Даброво районында немец частьләренә һөҗүм итә. 1941 елның 22 июнендә кичкә сугыш туктый һәм соңрак кич белән дивизиягә чигенүгә дигән боерык килә.

Дивизия оешкан төстә Сураж — Лапы районындагы Нарев елгасы читенә чигенә. 1941 елның 24 июнендә авиа - һәм артиллерия сугуына дучар була һәм дивизия позицияләре өзелә. 1941 елның 25 июнь иртәсендә дивизия Ухово районында була. 1941 елның 26 июнендә дивизия Белостокка китә[4].

Белостоктан көнчыгыштарак дивизия авиация очышы астына эләгә, ул ике артиллерия полкының калдыкларына аеруча зур югалтулар китерә. Ахыр чиктә, дивизии калдыклары тулысынча Зельвянка елгасыннан көнбатыштарак бетерелә.

Дивизия 1941 елның 19 сентябрендә рәсми рәвештә таратыла.

Буйсыну үзгәртү

Дата Фронт (округ) Армия Корпус (төркем) Искәрмә
1941 елның 22 июне Көнбатыш фронт 10-нчы армия 5 нче укчылар корпусы
1941 елның 1 июле Көнбатыш фронт 10-нчы армия

Состав үзгәртү

  •  
    86 нчы укчы дивизия командирлары һәм сугышчылары
    169 нчы укчы Кызыл Байрак полкы
  • 284 нче укчылар полкы
  • 330 нчы укчылар полкы
  • 248 нче артиллерия полкы
  • 383 нче гаубица артиллерия полкы
  • 128 нче танкка каршы аерым дивизион
  • 342 нче аерым зенит дивизионы
  • 109 нчы күзәтчелек батальоны
  • 120 нче аерым сапер батальоны
  • 95 нче аерым элемтә батальоны
  • 14 нче медик-санитар батальон
  • 20 нче автотранспорт батальоны
  • 31 нче кыр икмәк пешерүе
  • 32 нче дивизион ремонт остаханәсе
  • 366 нчы кыр почта станциясе
  • 626 нчы Дәүләт банкының кыр кассасы

Командирлар үзгәртү

  • Михаил Зашибалов, полковник (1940 елның 14 маеннан 1941 елның 30 июненә кадәр)

Советлар Берлеге каһарманнары үзгәртү

  • Иван Болесов, кече командир, 62 нче танк полкының танк механик-йөртүчесе.
  • Гыймазетдин Вәҗетдинов, кече лейтенант, 330 нчы укчы полкының рота командиры.
  • Антон Грисюк, лейтенант, 330 нчы укчы полкының рота командиры.
  • Максим Дмитриев, старшина, 109 нчы аерым разведка батальонының өлкән танк механик-йөртүчесе.
  • Василий Доценко, өлкән политрук, 330 нчы укчы полкының батальон хәрби комиссары .
  • Александр Елисеев, лейтенант, 284 нче укчы полкының танкка каршы кораллар взводы командиры.
  • Михаил Зашибалов, полковник, 169 нчы укчы полкы командиры.
  • Хәбибулла Ибраһимов, кече лейтенант, 128 нче танкка каршы дивизион артиллерия батареясы командиры.
  • Николай Клыпин, өлкән лейтенант, 62 нче танк полкы батальоны штаб начальнигы.
  • Гафият Нигъмәтуллин, кече политрук, моторлаштырылган рота политругы урынбасары.
  • Виктор Пислегин, кызылармеец, 62 нче танк полкының укчысы.
  • Лев Пузанов, өлкән лейтенант, 169 нчы укчы полкының 2 нче батальон командиры.
  • Бакый Рәхимов, кызылармеец, 109 нчы күзәтчелек батальонының пулеметчысы.
  • Хафиз Сабиров, кече лейтенант, 169 нчы укчы полкының пулемет взводы командиры.
  • Степан Спирьков, капитан, 849 нчы укчы полкының строй өлеше буенча командир урынбасары.

Дивизия белән бәйле кешеләр үзгәртү

  • Цаллер Горелик (1902—19??) — совет хәрби башлыгы, полковник. 1919—1920 елларда Бобруй өязенең Новозово волостенда дивизия командованиесе контроле астында хезмәт итә.
  • Сергей Климахин (1902—1959) — совет хәрби башлыгы, полковник. 1922—1931 елларда рота командиры ярдәмчесе, взвод, рота һәм батальон командиры булып хезмәт итә, 2 нче Ульяновск укчылар полкының хуҗалык өлеше буенча полк командиры ярдәмчесе каршындагы йөкләмәләр өчен вазифасын башкара.
  • Зәки Котлин (1900—1942) — совет хәрби башлыгы, генерал-майор. 1931—1933 елларда 2 нче Ульяновск укчылар полкының штаб начальнигы булып хезмәт итә, соңрак дивизия штабы начальнигы ярдәмчесе итеп күчерелә.
  • Рәхим-Сәгыйб Гәрәй Улы Максутов (1899—1949) — совет хәрби башлыгы, генерал-майор. 1923—1924 елларда 1 нче укчы полкында взвод командиры булып хезмәт итә[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Центральный государственный архив Советской армии (с июня 1992 г. Российский государственный военный архив). В двух томах. Том 2. Путеводитель. 1993. әлеге чыганактан 2016-12-03 архивланды. 2014-03-25 тикшерелгән.
  2. Никому своей земли ни пяди мы не отдадим
  3. Пишу исключительно по памяти... Командиры Красной Армии о катастрофе первых дней Великой Отечественной войны. Т. 1 / составитель С.Л. Чекунов. — Москва: Русский фонд содействия образованию и науке, 2017. — С. 546-551. — 560 с. — ISBN 978-5-91244-209-4. — ISBN 978-5-91244-208-7.
  4. Глава 10 27 июня, день 6-й / 1941. Разгром Западного фронта
  5. БАТЫРЛАР КИТАБЫ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЙЛАРЫ 2 том

Сылтамалар үзгәртү