Максим Дмитриев
Максим Дмитриев, Максим Василий улы Дмитриев, рус. Дмитриев Максим Васильевич (1913 елның 14 сентябре, Казан — 1990 елның 1 ноябре, Киев) — Хәсән күле янындагы сугышта, Совет-фин сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Берлеге Каһарманы (1940). Танкист. Отставкага «полковник» дәрәҗәсендә чыга.
Максим Дмитриев | |
---|---|
Туу датасы | 14 сентябрь 1913 |
Туу урыны | Казан |
Үлем датасы | 1 ноябрь 1990 (77 яшь) |
Үлем урыны | Киев |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | танк гаскәрләре |
Дәрәҗә | Калып:ССРБ, полковник |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1966 |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1913 елның 14 сентябрендә Казанда эшче гаиләсендә туган. Казанда тулы булмаган урта мәктәпне һәм мехчылар әзерләүче фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый. Казан мех фабрикасында слесарь булып эшли. 1935 елда Кызыл гаскәргә алына.
Сугышларда катнашуы үзгәртү
- 1938 елда Хәсән күле янындагы сугышта катнаша.
- 1939-1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. Төньяк-Көнбатыш фронтның 7нче армиясе 86нчы мотоукчы дивизия 109нчы аерым разведка батальоны өлкән механик-йөртүчесе буларак, Карелия бугазында батырлык күрсәтә. 1940 елның 27 февралендә совет танкы авариягә эләккәч, үз танкы белән аны дошман утыннан каплап тора, аларга төзексезлекне бетерергә ярдәм итә. Туптан атып, дошманның берничә ут ноктасын юкка чыгара. 1940 елның 21 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
- Бөек Ватан сугышында катнаша.
Сугыштан соң үзгәртү
- Сугыштан соң Киевта танк-техник укуханәсен һәм Югары академик курсларны тәмамлый. Укуханә башлыгы урынбасары булып хехмәт итә. 1966 елдан запаста, Киевта яши.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
- Советлар Берлеге Каһарманы (1940)
- Ленин ордены
- Кызыл Байрак ордены
- Ике 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Ике 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Ике Кызыл Йолдыз ордены
Чыганаклар үзгәртү
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият үзгәртү
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
- Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.2 (Г-Й). Казань, 2005.