Гыймазетдин Вәҗетдинов

Гыймазетдин Вәҗетдинов 1907 елда ТР Мөслим районы Исәнсеф авылында туа. 5 классны тәмамлаганнан соң, колхозда эшли. 1929 елда Совет Армиясенә алына. 1938 елда кече лейтенантлар мәктәбен тәмамлый. 1939-1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша.

Гыймазетдин Вәҗетдинов
Туган 1907
Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 8 март 1940(1940-03-08)
Выборгская губерния[d], Финляндия
Күмү урыны Выборг районы
Ватандашлыгы  СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1940)

Ленин ордены (Ленин ордены)

1940 елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 армиясе, 86 нчы укчы дивизиясенең 330 нчы укчы полкы рота командиры кече лейтенант Г.Вәҗетдинов сугышчан дуслары белән дошманның Выборгский районында ныгытылган тылына Фин култыгы бозы буйлап походка кузгала.

1940 елның 8 мартында совет сугышчылары һөҗүме вакытында дошман белән каты бәрелешләр була. Рота командиры үзе пулеметтан ут ачып, дошманның 2 пулемет ноктасын юк итә, шул рәвешле хәрби бурычны үтәүгә үзеннән зур өлеш кертә. Әлеге сугышта Гыймазетдин Вәҗетдинов һәлак була. Аңа үлгәннән соң, 1940 елның 21 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Г.Вәҗетдинов Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Сылтама үзгәртү