124нче санлы Ютазы һөнәри укуханәсе

124нче санлы Ютазы һөнәри училищесы, 2012-2016 елларда Бөгелмә аграр көллиятенең 1нче санлы филиалы (рус. Профессиональное училище № 124, филиал № 1 Бугульминского аграрного колледжа) — Татарстанның Ютазы районы Ютазы авылында 1983-2016 елларда эшләгән махсус урта белем бирүче уку йорты.

124нче санлы Ютазы һөнәри училищесы
Нигезләү елы 1983
Ябылу елы 2016
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Ютазы
Адрес 423952 ТР Ютазы районы Ютазы, Ленин ур., 9нчы йорт.
Сайт https://edu.tatar.ru/yutaza/org6232/page976308.htm
Уку йорты бинасы

Тарих үзгәртү

1983 елның октябрендә Баулы районы (1991 елдан Ютазы районы) Ютазы авылында 82нче санлы Баулы урта һөнәри училищесынең филиалы ачыла. Киң юнәлештәге тракторчы-машинист һәм «В», «С» категорияле машина йөртүчеләр әзерләүче беренче төркемгә 16 кеше кабул ителә.

1992 елның декабрендә мөстәкыйль 124нче санлы һөнәри укуханә оештырыла. Киң профильле станокчылар, пешекче-кондитерлар, авыл хуҗалыгы оешмалары бухгалтерлары, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар әзерләнә башлый. Беренче директоры — Камил Гали улы Шаһалиев, 1995 елдан Павел Алексей улы Кулагин, 1999 елдан Ралит Мәрван улы Хәйдәров, 2013-2016 елларда Мансур Гайнулла улы Вәлиуллин.

2006 елдан Казан «Элекон» заводының бүлекчәсе булган «Электросоединитель» заводы өчен белгечләр (токарьлар) әзерләнә.

2012 елда 124нче санлы Ютазы һөнәри училищесы ТР министрлар кабинеты карары[1] белән Бөгелмә аграр көллиятенең 1нче санлы филиалы итеп үзгәртелә[2].

2016 елда ТР министрлар кабинет карары[3] белән филиал ябыла, укучылар уку елын Бөгелмә аграр көллиятендә укып бетерәләр[4].

Белгечлекләр үзгәртү

2014-2015 уку елында Ютазы филиалына 105 укучы кабул ителгән[5]:

  • Аш-су остасы, кондитер — 35
  • Эретеп ябыштыручы( электр һәм газ белән) — 35
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты — 35

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү