Элекон (Устав нигезендә фирма атамасы — АҖ «Завод Элекон») — Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан Совет һәм Россия предприятиесе.

АҖ «Завод Элекон»
Тип

АҖ

Прежние названия

1943 елга кадәр — Завод теплообменных приборов
1946 елга кадәр — Завод № 7 НКАП СССР
1950 елга кадәр — филиал Завода № 294
1966 елга кадәр — Завод № 371 (почтовый ящик № 296)
1967 елга кадәр — Казанский завод штепсельных разъёмов
1982 елга кадәр — Казанский завод радиокомпонентов
1999 елга кадәр — Производственное объединение «Элекон»

Урнашыу

Русия Русия: Казан
ул. Короленко, 58

Ключевые фигуры

Колесов Александр Николаевич (генеральный директор)

Отрасль

Радиотехническая и электронная промышленность

Продукция

производство соединителей, радиоэлектронной техники, светотехнических и электроустановочных изделий, медицинской аппаратуры, запорной арматуры

Оборот

2 311,5 млн руб. (2011)[1]

Чистая прибыль

508,7 млн руб. (2011)[1]

Число работников

1302 (2011 год)

Материнская компания

ОАО «Концерн Радиоэлектронные технологии»
(входит в Государственную корпорацию «Ростехнологии»)

Сайт

zavod-elecon.ru

Тарих үзгәртү

1939—1949 үзгәртү

СССР Авиация сәнәгате халык комиссарының 1939 елның 25 мартындагы 64 номерлы боерыгы белән калорифер производствосы базасында Казан җылылык алмашу приборлары заводы төзелә[2]. Завод Казан авиазаводлары комплексы цехлары өчен һәм эшчеләр өчен төзелгән торак йортларга җылылык приборларын җитештерә[3].

Ул вакытта оештырылган заводның җитештерү мәйданы 1556 кв. м. тәшкил иткән. Анда 170 кеше эшләгән. Завод директоры итеп Владимир Петрович Голованов билгеләнгән була[2].

Тиздән Наркомат җитештерүне киңәйтү һәм 5000 кв. метр мәйданлы яңа завод корпусын төзү проектын раслый. 1940 ел ахырына ук продукция җитештерү күләме 2,5 тапкырга арткан .

Бөек Ватан сугышы елларында завод эшчеләренең күбесе фронтка алына. Заводта хәрби продукция җитештерү башлана: танклар һәм машиналар өчен радиаторлар, патроннар өчен савыт-саба, кул гранатлары өчен балдак, самолет һәм танк моторларын җылыту өчен ялкынсыз горелка, һәм башка продукция төре. Бу елларда заводны Хәсән Гагудзович Даниев җитәкли. Җитештерелә торган продукция күләме 3,5 тапкырга арта.

Предприятиедә шулай ук танклар һәм кораблар өчен даими гамәлдә булган яктылык составы әзерләү буенча, махсус навигацион самолетлар лабораториясы оештырыла. Светомассаны эшләү һәм әзерләү академиклар В. Г. Хлопин һәм С. И. Вавилов җитәкчелегендә алып барыла[2].

1945 елдлан соң завод халык хуҗалыгын торгызу өчен кирәкле продукция чыгара башлый: төзелеш корылмалары, авыл хуҗалыгы техникасының запас частьләре, ягулык өчен металл мичләр, калорифер һәм башка эшләнмәләр. Бу чорда заводны яңадан фронттан кайткан В. П. Голованов җитәкли[4].

1950—1958 үзгәртү

1950 елның 17 июлендә заводны яңа эшләнмәләр — электр тоташтыргычлар чыгаруга профильләштерү турында карар кабул ителә. Предприятиенең директоры итеп Иван Николаевич Максимов билгеләнә[5].

1954 елда заводта радиоэлектрон аппаратура эшләү буенча тәҗрибә-конструкторлык бюросы (ТКБ а/я 295) оештыру турында СССР Министрлар Советы карары кабул ителә. Аны инженер-конструктор Лотфулла Вәли улы Гыйззетдинов җитәкли[6].

1959—1982 үзгәртү

1959 елда СССР Хөкүмәте заводка ракета-космик техника өчен телеметрик һәм ерак аппаратураны үзләштерү йөкләнә: «Рубин» һәм «Алмаз» проектлары. Җитештерүне техник яктан тәэмин итү, аппаратураны модернизацияләү һәм модификацияләү өчен заводта радиотехника бүлеге (РТО) ачыла[2].

Казан заводы совет пилотлаштырыла торган космик корабларны беренче тапкыр эшләтеп җибәрүгә әзерләүдә катнашучы предприятиеләрнең берсе була. Мәсәлән, «Восток-1» корабы өчен «Рубин» радиоаппараты әзерләнә[7]. Предприятие даими рәвештә телеметрия, траекторияне һәм орбитаны тикшереп тору приборларын эшләп чыгара торган космик тармак өчен тәэмин итүче була. Бу бурычны уңышлы үтәгән өчен завод Кызыл Байрак Хезмәт ордены, ә предприятие хезмәткәрләренең күпчелеге СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән[3][8]. Завод янындагы урам очучы-космонавт Юрий Гагарин хөрмәтенә атала[9].

 
«Аполлон» (сулдан) һәм «Союз-19» (уңнан) кораблары. Реконструкция. Космик кораблар тоташтырыр алдыннан. Аппарат-техник бүлеге Казан радиокомпонентлар заводында әзерләнгән, аны Л. В. Гизатдинов. җитәкли

1960 еллар башында предприятиедә радиотехника аппаратурасы — тану системалары, борт һәм җир өсте радиомаякларын ясау буенча яңа, икенче производство оештырыла[2].

Шулай ук 1960 елда завод көнкүреш аппаратурасын җитештерә башлый. РТО көче белән эшләнгән, ә завод тарафыннан илдә беренче УТ-1 шәһәр транспорты өчен көчәйткечләр һәм «Электроника» компакт диктофоннары үзләштерелә[4].

1962—1982 елларда предприятие директоры РСФСРның Атказанган машина төзүчесе, Социалистик Хезмәт герое Л. В. Гыйзатдинов була.

1966 елда 22 апрельдәге 477 номерлы приказ белән завод Казан штепсель разъемнар заводы (КЗШР) дип атала башлый, ә 1967 елның 16 июнендәге 355 номерлы ведомство боерыгы белән КЗШР СССР Электрон сәнәгать министрлыгынын Казан радиокомпонентлар заводы дип үзгәртелә.

1982—1996 үзгәртү

1982 елда предприятие «Элекон» җитештерү берләшмәсе исемен ала («электр контакторлар» сүзеннән). Ул хәрби авиация-космос һәм гражданнар техникасында кулланыла торган электр тоташтыргычларны җитештерү өлкәсендә СССР электр сәнәгатенең төп предприятиесе булып тора.

Моннан тыш, «Элекон» заводы шәхси ЭВМ (БК), стереоигрывательләр («Электроника Д1-012»), берничә шәхси исәп-хисап комплекслары чыгара[2].

1986 елдан предприятие директоры итеп лазер техникасы буенча белгеч, техник фәннәр докторы, академик Александр Иванович Ларюшин билгеләнә.

1989 елдан завод җитештерүнең яңа юнәлешләрен үзләштерә: лазер медицина техникасы, машина төзелеше, ут техникасы, торбаүткәргеч арматура, масштаблы (сувенир) автомобильләр модельләре.

Хәзерге заман тарихы үзгәртү

1997 елда предприятие башлыгы итеп Николай Александрович Колесов билгеләнә[4].

1999 елда «Элекон» фәнни-җитештерү берләшмәсенең «Элекон заводы» дәүләт предприятиесе һәм аның «Элекон-Квалитет» бүлендек дәүләт предприятиесе хосусыйлаштырыла һәм акционер җәмгыять итеп үзгәртелә. Ул «Элекон заводы» ААҖ исемен ала.

Н.А. Колесов Амур өлкәсе Губернаторы итеп билгеләнгәч, 2007 елда аның кызы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Николаевна Колесова предприятие директоры итеп билгеләнә.

2010 елда «Элекон заводы» АҖ директорлар советында, Николай Николаевич Ураев яңа генераль директор булып сайлана, элек ул предприятиенең генераль директорының беренче урынбасары — коммерция директоры вазыйфасын башкарган була[2].

2018 елда, Н. Н. Ураев генераль директор вазифасын калдырып киткәннән соң, заводны, «КАН-Авто» компаниясе президенты, Н. А. Колесовның улы Александр Николаевич Колесов җитәкли.

Продукция үзгәртү

Предприятиенең төп продукциясе — тоташтыргычлар. «Элекон» заводы чыгара торган телеметрик приборлар һәм разъемнар хәрби һәм граждан техникасының барлык төрләрендә һәм сәнәгатьнең күп кенә тармакларында киң кулланыла. Продукцияне экспортлау дөньяның дистәләгән иленә башкарыла.

Моннан тыш, предприятиедә киң кулланыла торган товарлар чыгарыла: яктырткычлар, сувенир йөк машиналары һәм башкалар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Годовая бухгалтерская отчетность за 2011 год // Официальный сайт ОАО «Завод Элекон».
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 История 2012 елның 7 февраль көнендә архивланган. // Официальный сайт ОАО «Завод Элекон».
  3. 3,0 3,1 За Гагариным следили по нашим приборам // Время и Деньги. — 2005. — № 93 (2054). — 26 мая.
  4. 4,0 4,1 4,2 История 2012 елның 7 февраль көнендә архивланган. // Официальный сайт ОАО «Завод Элекон».
  5. История 2012 елның 7 февраль көнендә архивланган. // Официальный сайт ОАО «Завод Элекон».
  6. История 2012 елның 7 февраль көнендә архивланган. // Официальный сайт ОАО «Завод Элекон».
  7. Медаль имени Юрия Гагарина вручена слесарю завода «Элекон» 2015 елның 28 июнь көнендә архивланган. // Время и Деньги. — 2007. — № 67-68 (2522—2523). — 13 апреля.
  8. Тимур Латыпов. Гордимся, что работаем на космос // Время и Деньги. — 2010. — № 62-63 (3256-3257). — 9 апреля.
  9. Постановление Казгорисполкома от 15 апреля 1961 года № 281.

Әдәбият үзгәртү

  • Радио, электр һәм приборлар җитештерү тармагы(үле сылтама) // Центральный государственный архив историко-политической документации Республики Татарстан: путеводитель / Главное архивное управление при Кабинете Министров Республики Татарстан; Отв. ред. А. Л. Литвин; Отв. сост. Р. Н. Гибадуллина. — М.: Звенья, 1999. — 463 с. — (Архивы России: Путеводители). — ISBN 5-7870-0029-3.

Сылтамалар үзгәртү