Әхәт Мортазин
Мортазин Әхәт Мотаһар улы (6 февраль 1959 ел — 13 март 2018 ел) — журналист, 1986-2018 елларда Башкортстан радиосы һәм телевидение дикторы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2009).
Әхәт Мортазин | |
---|---|
Туган | 6 февраль 1959 (65 яшь) Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | Уфа, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | журналист |
Биографиясе
үзгәртүӘхәт Мотаһар улы Мортазин 1959 елның 6 февралендә Башкорт АССРның Учалы районыЯңа Байрамгул авылында туган[1].
1986 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлый.
1986 елда «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә иҗади конкурсны уңышлы үтеп, радиотапшырулар студиясендә диктор булып эшли башлый. Аннары «Башкортстан» һәм «Юлдаш» радиоларында һәм Башкортстан юлдаш телевидениесендә тапшырулар алып бара.
Гаиләсе
үзгәртү- Хатыны ― Тәнзилә Үлмәсбаева (1963), радиожурналист, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2014). Улы Уфа дәүләт нефть техника университетын тәмамлаган, Уфаның Киров районы башлыгы урынбасары булып эшли, кызы Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты дипломын алган, аның республика башкаласында үз бизнесы бар.[4]
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Башкортстан Республикасының халык артисты
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты
Хәтер
үзгәртү- Уфада легендар диктор Әхәт Мортазин истәлегенә волейбол турниры бара. Әхәт Мортазин «Юлдаш» радиосының ел саен үтә торган волейбол кубогында катнаша торган булган. Хәзер турнир аның исемен йөртә[5].
- Башкортстанның легендар дикторы, халык артистының тууына 60 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе 6 февральдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында уза».«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2019 йыл, 11 гыйнвар](Тикшерелгән 12 гыйнвар 2019)</ref>.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рөстәм Хәмитов «Башҡортостандың алтын тауышы» Әхәт Мортазиндың туғандарына ҡайғы уртаҡлашыуын белдерҙе. Башинформ. 2018-03-15 тикшерелгән.
- ↑ Башҡорт радиоһы дикторы, «Башҡортостандың алтын тауышы» Әхәт Мортазин арабыҙҙан китте. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2018, 14 март(Тикшерелгән 17 март 2018)
- ↑ Өфөлә башҡорт радиоһы дикторы Әхәт Мортазин менән бәхилләштеләр. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2018, 15 март(Тикшерелгән 17 март 2018)
- ↑ Иван Вавилов. «У радио свои законы»: Танзиля Ульмясбаева — о секретах творческого долголетия и вызовах времени. ИА «Башинформ», 14.03.2023(рус.)
- ↑ Уфада легендар диктор Әхәт Мортазин иҫтәлегенә волейбол турниры бара. «Башинформ» мәгълүмат агентлығы, 2019 ел, 24 апрель(Тикшерелгән 24 апрель 2019)
Сылтамалар
үзгәртү- Мортазин Әхәт Мотаһар улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 2 февраль 2021)