Әхмәтзәки Сафиуллин
Әхмәдзәки Сафиуллин (3 май 1896 - 1994) – дин галиме, хәзрәт, күренекле педагог
Әхмәтзәки Сафиуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | أحمدزكي سافيولىن ئەحمەتزەكى سافىوللىن Əxmətzəki Safiullin Әхмәтзәки Сафиуллин |
Туган | 28 март 1896 яки 3 май 1896 Күлбай Мораса, Иске Әлмәт вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1995[1] Татарстан, Россия |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Мәдрәсә |
Һөнәре | имам |
Тормыш юлы
үзгәртүӘхмәдзәки Сафиуллин Нурлат районы Күлбай Мораса авылында туа. Авылыннан 85 чакрым еракта урнашкан атаклы Кизләү мәдрәсәсенә барып укый.
Укуын тәмамлагач, киредән туган авылына кайта. Авылның яшь мулласы вафат булгач, абыстай Зәйнәп, ике баласы белән тол кала. "Хәлле гаиләдән, абыстай" дигән сүзләр белән авыл картлары Әхмәдзәкигә Зәйнәпкә өйләнергә киңәш итәләр. Әхмәдзәки хәзрәт, өлкәннәрнең киңәшенә колак салып, озакламый, өйләнә.
Әмма илдә вазгыять үзгәрә, революция нәтиҗәсендә хакимияткә большевиклар килә һәм тотрыксызлык чоры башлана. Дин әһелләрен эзәрлекләүләр башлангач,1925-1927 нче еллар арасында Әхмәдзәки Урта Азиянең Ош шәһәренә күчеп китә. Юлда барганда дизентерия авыруыннан балалары үлеп кала. Азиядә яшәгәндә туган балалары шулай ук вафат булалар.
1930 елларда, билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә, Казанга күченә. Баштарак эш таба алмыйча йөргән Әхмәдзәкине зоопаркка кара эшче итеп алалар. Гаиләсе белән эшчеләр өчен салынган фатирның ярымподвал катында яши башлыйлар.
Сугыш алды елларында гаиләләре ишәя: 1927 елда Суфия исемле кыз, 1930 елда – Әнәс, 1933 елда – Әмин, 1936 елда Әдип исемле малайлары туа.
Дин галименең үзен "ышанычсызлар" рәтеннән дип, сугышка алмасалар да, хатынының беренче иреннән туган кызы- Кәшифәне фронтка чакыралар. Ул телефонистка булып хезмәт итә һәм сугышта һәлак була.
1950 елларда Әхмәдзәки асфальт-бетон заводына күчеп, мичкә ясаучы эшенә керешә.
Кызлары Кәшифәнең сугышта һәлак булуы сәбәпле, 1973 елны аларга Голубятников урамында фатир бирелә. Әхмәдзәки хәзрәт шунда күчә. Бу фатирга аның янына дини сабак алучырга шәкертләр килә башлый.
1974 елда, зоопарктагы йортта газ чыгып, Әхмәдзәки хәзрәтнең ике улы агуланып үлә.[2][3]
Лаеклы ялга чыккач, Мәрҗани мәчетендә имам булып хезмәт итә башлый.
Тормышының соңгы елларын килене һәм улы тәрбиясендә яши. Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин 96 яшендә вафат була.
Шәкертләре
үзгәртүАның шәкертләре арасында Тәлгать Таҗетдин, Юныс хәзрәт(Әстерхан мәчете имамы) була, соңрак Йосыф исемле энесе дә Әхмәдзәки хәзрәткә сабак алырга килә.
Укыту эшчәнлеге
үзгәртүТатар теленнән башка, Әхмәтзәки Сафиуллин тагы ике тел: гарәп, рус телләрен камил белгән. Моны ул укыту процессында әйткән сүзләрен гарәп теленнән тәрҗемәләр белән дәлилләү өчен еш кулланган.
Хәтер
үзгәртү2022 елның 2 маенда Казанның Киров районы Залесный бистәсендә Әхмәтзәки мәчете ачылган.