Әтәч кикриге (үсемлек)

Әтәч кикриге [16](лат. Bromus tectorum) — Кыяклылар (Poaceae) семьялыгының Кындырак (Bromus) ыругына керүче үләнчел үсемлек төре.

Әтәч кикриге
Сурәт
Кыскача исем B. tectorum
Халыкара фәнни исем Bromus tectorum L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Костёр[1]
Таксонның халык атамасы Dach-Trespe[2], Drooping Brome[3], sveřep střešní[4], kattokattara[5], 旱雀麦[6][7], 旱雀麦[8][9][10][…], strešni glistnik һәм strešna stoklasa
...өчен инвазион төр Орегон һәм Канада[11]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Таксон ареалы Кытай[8][9][10], Швейцария[12], Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы[13] һәм Тибетский автономный район[d][14]
Ссылка на авторов таксона Ledeb.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=7880[15]
 Әтәч кикриге Викиҗыентыкта

Ботаник тасвирламасы

үзгәртү
 
Чәчәк төркеме
 
Ботаник иллюстрация

Берьеллык үләнчел үсемлекләр. Сабаклары берничә, туры яки аскы өлешендә буынлы-өскә күтәрелүчән. Өске өлешендә, чәчәк төркеме тармаклары белән бергә нечкә һәм төкле. 20-50, сирәк очракта 60 см биеклектә. Яфраклары туры кыяклар, бераз очлайган, 1,5-4, сирәгрәк 5 мм киңлектә, җиңсәләре белән бергә кыска нәзек төкләр белән капланган. Телчек 2-3 мм озынлыкта, аерчалы.

Чәчәк төркеме - себеркәч. Ул 6-12 см озынлыкта һәм 4-7 см киңлектә. Нәзек, озын, дугасыман аска бөгелгән, 2-5 иелгән башак күтәреп торучы сабаклардан тора.

Башаклары кыска һәм нечкә төкле, туры яки чөй рәвешендә, нигезләренә таба әкренләп тараялар, яшел яки шәмәхә төстә, 4-9 чәчәкле. Якынча 15 мм озынлыкта һәм өске өлешендә 5 мм киңлектә. Башак тәңкәләре ланцет формасында, кырыйлары аксыл элпәле, шуларның аскы, таррак һәм 1 җепселле, очлысыле, өске 3 җепсел тәңкәдән өчтән бер өлешкә кыскарак, ул 8-12 мм озынлыкта. Тышкы чәчәк яны тәңкәсе ланцет формасында, очында нечкә 2 тешле, 5-7 җепселле, кыска төкле, озынлыгы 11-12 мм һәм киңлеге якынча 2 мм. 14-20 мм озынлыктагы, тешчәләр нигезеннән чыга торган һәм нечкә чәнечкеле кытыршы күчәр белән. Эчке чәчәк яны тәңкәсе туры, тышкы тәңкәдән дә кыскарак, 8-9 мм озынлыкта һәм якынча 1 мм киңлектә, кильләре буенча озын керфекле. Серкәлекләре озынча, озынлыгы 1 мм тирәсе. Җимеше - бөртекчә. Ул көрән, ланцет формасында диярлек, ике яктан да очлы, озынлыгы 9 мм һәм киңлеге 1,5 мм тирәсе. 2n=14.

Таралу һәм экология

үзгәртү

Төньяк Африка һәм Евразия. Ташлы һәм вак туфраклы тау битләрендә, комнарда, ташлыкларда, дала һәм ярымчүлләрдә, юллар янында үсә.

Синонимнар

үзгәртү

һәм башкалар.

Әдәбият

үзгәртү
  • Крылов П. Н. Bromus tectorum — Костер кровельный // Флора Западной Сибири : руководство к определению западно-сибирских растений. — Томск : Томск. отд-ние РБО, 1928. — Вып. 2 : Gramineae. — С. 338. — 139—376, IX с.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. FloraWeb
  3. Британ утраулары Ботаника җәмгыяте — 1836.
  4. Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  5. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  6. Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  7. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(2) / мөхәррир L. Liu — 2002.
  8. 8,0 8,1 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  9. 9,0 9,1 寄玲, 谢宜飞, 李波 et al. 江西省野生维管植物名录 // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022057
  10. 10,0 10,1 刘培亮, 卢元, 岳明 et al. 陕西省维管植物名录(2021版) // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022061
  11. Mack R. N. Introduction history and population genetics of the invasive grass Bromus tectorum (Poaceae) in Canada // Am. J. Bot.Lancaster, Pa: BSA, 2007. — 14 p. — ISSN 0002-9122; 1537-2197doi:10.3732/AJB.94.7.1156PMID:21636483
  12. https://doi.org/10.15468/7jffp3
  13. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023124
  14. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023188
  15. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  16. А. И. Галимзянов. Словарь-справочник по флоре Татарстана. Казань, 2010, 106 стр.