Кындырак, шулай ук Кондырак[3] (лат. Brómus) — Кыяклылар (Poaceae) семьялыгына керүче күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Кындырак
Халыкара фәнни исем Bromus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Bromeae[d]
Таксономик төр B. secalinus[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(2)[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]

 Кындырак Викиҗыентыкта

Ботаник тасвирламасы

үзгәртү
 
Bromus tectorum (1) һәм Bromus secalinus (2).
 
Кылчыксыз сүсән (кындырак) чәчәкләре
 
Bromus kalmii
 
Bromus madritensis ssp. rubens
 
Кысыр кындырак

Сабагы - салам, аның буын аралары куыш, ә буыннары паренхима тукымасы белән тулган. Бер метр биеклеккә җитә, өслеге шома.

Яфраклары тар (кылчыксыз кындыракның 10 мм кадәр киңлектә), озын, параллель сеңерчәле.

Чәчәкләре кечкенә, тонык. Чәчәк төркемнәре — себеркәчкә җыелган башаклар. Май ахырыннан июнь аена кадәр чәчәк ата.

Июль — август айларында җимеш бирә. Орлыклары көздән, 1-5 см тирәнлектән тишеп чыга. Бер үсемлектә 5-6 меңгә кадәр бөртек барлыкка килә. Өлгергәч, орлыклар коелмый.

Таралу

үзгәртү

Ыругның төрләре уртача климат зонасының күп урыннарында, шул исәптән Америка, Евразия, Австралия һәм Африкада очрый.

Кылчыксыз кындырак арктик өлкәләрдән тыш, Россия һәм күрше илләрнең Европа өлешендәге күп районнарда таралган. Читтән китерелгән буларак, Себернең көньягында һәм Ерак Көнчыгышта очрый. Урта Россиянең барлык өлкәләрендә, ешрак төньяк-көнбатышта гадәти үсемлек. Россия аша бу төр ареалының көнчыгыш чиге уза.

Русча атамасын ("костёр") "костерь" сүзе белән бәйлиләр, ул җеп эрләү үсемлекләренең (җитен, киндер) кулланылмый торган каты өлешен аңлата. Бәлки, кындырак башаклары тышкы яктан бу чәнечкеле һәм тырный торган калдыкларны хәтерләтәдер[4]. Икенче версия буенча, Һинд-Европа телләрендәге kes- тамыры белән бәйле, ул «җимерү», "кисү" дигәнне аңлата (шушы ук тамырдан «коса», «кость» сүзләре алынган)[5].

Bromus - бор. грек. βρώμος — "солы"атамасының латинлаштырылган варианты, үсемлекнең охшашлыгына карап бирелгән.

Татар телендәге этимологиясенә килгәндә, әлеге мәгълүмат бирелә:

КЫНДЫРАК, кŏндŏрақ «костёр, полевица (трава); место с жёсткими злаками», кŏндрак (ТТДС I: 203) «телячий выгон; моховидная короткая трава», себ. (Тумашева 1992: 128) қŏнтырақ «мягкая трава, сгнившая осенью» ~ башк. (БТДҺ: 199) "қŏндŏрақ" «тозлак», «ач, җиме йомшак (башак тур.)», кŏндŏрŏқ «игеннең үтә куе булып үскән җире», чув. (Сергеев 1968: 28) кŏнтăрақ «мүк сыман үлән» (< тат.), рус. диал. кундрак «кипкән сазлыктан кисеп алынган кәс», аз. гындырга «нечкә сабаклы куе үлән; чуалган нәрсә (үлән, җеп һ.б.)» < монг. хонин туураг (бор. монг. қонин туғурағ) «куй тозлагы»; шуннан ук тат. диал. (әстр.) кŏндŏраw «түмгәкле болын; Идел дельтасындагы болыннар», шуннан Кондорау татарлары – Әстерхан якларыннан Оренбург өлкәсенә күчеп килгән татарлар (к. Садыкова, 1985). Аникин (: 323); рус. телчеләре бу сүзне (кирәксезгә) тундра сүзе белән дә чагыштыралар. К. Куй, Кынҗырак[6]

Мәгънәсе һәм кулланылышы

үзгәртү

Кындыракның төрле төрләре - яхшы көтүлек азыгы үләннәре.

Кындырак - төрле газон катнашмаларында кулланыла торган үлән. Биек һәм төрле төстәге себеркәчле төрләрен Альп таучыкларын бизәү өчен кулланалар.

Кындыракның шуышма тамырчасыннан күпсанлы озын куе бәбәкләр үсеп чыга. Тау битләрендә, ярларда һәм комлы туфраклы урыннарда урнашып, бу үсемлек туфрак эрозиясен (җимерелүен) туктата.

Төркемләү

үзгәртү

Фәнни әдәбияттагы бәяләүләр буенча, төрләр 100 дән 400 гә кадәр (әмма хәзерге вакытта күпчелек систематиклар 170 гә якынны таный)[7]. Ыруг таксономиясе катлаулы, чөнки кайбер төрләр бер-берсеннән бик аз аерыла. Кайбер төрләре:

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Татар теленең орфография сүзлеге (проф. Ф. Ә. Ганиев редакциясендә). Казан: «Раннур», 2002, 170нче биттә. ISBN 5-900049-59-0
  4. Бугаёв, И. В. . — ISBN 5-91302-094-4.
  5. Коляда, А. С., Храпко, О. В., Коляда, Н. А. . — ISBN 978-5-9901-9272-0.
  6. Әхмәтьянов Р.Г., Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М–Я)., Этимологический словарь татарского языка: в двух томах. II том (М–Я).Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015
  7. Bromus (en). The Plant List. Version 1.1. (2013). әлеге чыганактан 2017-09-06 архивланды. 2016-09-17 тикшерелгән.

Әдәбият

үзгәртү
  • Невский С. А., Сочава В. Б. Род 188. Костёр — Bromus // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — Л. : Изд-во АН СССР, 1934. — Т. 2 / ред. тома Р. Ю. Рожевиц, Б. К. Шишкин. — С. 554—583. — 778, XXXIII с. — 5175 экз.

Сылтамалар

үзгәртү