Әслах Гаязов
Әслах Гаязов, Әслах Гаяз улы Гаязов (1922 елның 22 сентябре, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Яңа Әлем ― 1997 елның 22 августы, РФ, ТР, Актаныш районы, Актаныш) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан журналист. Актаныш (1945―1949 елларда), Кайбыч (1951―1952 елларда) һәм Сарман (1963―1974 елларда) районнары газеталары мөхәррире булып эшләгән. Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1972). 1957 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы[1].
Әслах Гаязов | |
---|---|
Туган телдә исем | Әслах Гаяз улы Гаязов |
Туган | 22 сентябрь 1922 РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Яңа Әлем |
Үлгән | 22 август 1997 (74 яшь) РФ, ТР, Актаныш районы, Актаныш |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | журналист, мөхәррир |
Җефет | Нәҗибә |
Балалар | өч улы |
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1922 елның 22 сентябрендә[2] Татарстан АССР Минзәлә кантоны (хәзерге Актаныш районы) Яңа Әлем авылында туган. Яңа Әлем җидееллык, Актаныш урта (1940) мәктәпләрен тәмамлаган. 1940 елда Яңа Богады мәктәбендә укыта башлаган[1]. 1940 елның октябрь аенда Актаныш хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла[2]. Бөек Ватан сугышында катнаша. Төньяк-Көнбатыш фронтның 114нче укчы дивизиясенең[d] 763нче укчы полкы составында Карелия өчен барган сугышларда катнаша. 1941 елның 26 ноябрендә күрсәткән батырлыгы өчен рядовой Ә. Гаязов «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә [3]. 1942 елның июнь аенда туган ягына капитан званиесендә II группа инвалид булып кайта[2].
1943 елда ВЛКСМның Актаныш райкомына икенче сәркатип итеп сайлана. 1943―1945 елларда ВКП(б)ның Актаныш райкомында пропагандист була.
1945―1949 елларда ― Актаныш районының «Колхоз ударнигы» (1998 елдан «Актаныш таңнары») газетасының[4]) мөхәррире [5].
1949―1951 елларда ВКП(б) өлкә комитеты каршындагы икееллык партия мәктәбен тәмамлап, Кайбыч районына җибәрелә, 1951―1952 елларда әлеге районның «Колхоз бригадасы» (хәзерге «Кайбыч таңнары» [6][7]) газетасы мөхәррире булып эшли.
1952―1954 елларда ― «Кызыл Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе.
1954―1957 елларда КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбендә укып, журналистика бүлеген тәмамлаган.
1957―1960 елларда ― «Совет Татарстаны»ның[8] үз хәбәрчесе.
1960―1962 елларда Актаныш районының «Колхоз ударнигы» газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, аннары партия өлкә комитетының районара «Коммунизм таңы» газетасының (Минзәләдә чыккан) үз хәбәрчесе[1].
1962 елда Актаныш райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, аннары Минзәлә җитештерү идарәсе парткомының инспектор-оештыручысы[1].
1962―1973 елларда ― Сарман районының «Ленинчы» (хәзерге «Сарман») газетасы мөхәррире.
1974―1985 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасының Актаныш, Минзәлә, Сарман районнары буенча үз хәбәрчесе.
1985 елдан пенсиядә. Актаныш ветераннар советы рәисе[9].
1997 елның 22 августында вафат. Кабере Актаныш авылы зиратында[9]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1941 ― «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале
- «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале[d]
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1972 ― ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
- СССРның төрле елларда алган 11 медале[1].
Шәхси тормышы
үзгәртүХатыны Нәҗибә Гаязова, укытучы, район газетасы хәбәрчесе. Өч уллары, оныклары[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 462нче бит.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Сведения об Асляхе Гаязове из учётно-послужной картотеки. poisk.re
- ↑ Гаязов Аслях Гаязович. poisk.re
- ↑ Актаныш таңнары. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Гәзит турында. aktanysh-rt.ru
- ↑ Кайбыч таңнары. Редакция
- ↑ Кайбыч таннары. tatmedia.com
- ↑ Ватаным Татарстан (газета). tatjur.ru
- ↑ 9,0 9,1 Гаязов Әслах Гаяз улы / Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000, 60нчы бит.
Әдәбият
үзгәртү- Гаязов Әслах Гаяз улы / Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000, 60нчы бит.
- Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 462нче бит.