Әмруллаһ Салех

Әфганстан сәясәтчесе

Әмруллаһ Салех (фар. امرالله صالح , 1972 елның 15 октябре, Әфганстан, Пәнҗшир провинциясе) — Әфганстан сәясәтчесе, Әфганстанның беренче вице-президенты (2020—2021 елларда), эчке эшләр министры (2018—2019), Милли хәвефсезлек Баш идарәсе башлыгы (2004—2010).

Әмруллаһ Салех
Әфганстанның вакытлы президенты
Вазыйфага керешкән
2021 елның 17 августы
Һибәтулла Ахунзадә (ӘИӘ әмире буларак, дәгъва итә)
Аңа кадәр Әшрәф Гани
Әфганстанның беренче вице-президенты
Вазыйфага керешкән
2020 елның 19 феврале
Әфганстанның эчке эшләр министры
Вазыйфада
2018 елның 23 декабре – 2019 елның 19 гыйнвары
Шәхси мәгълүмат
Туган 15 октябрь 1972(1972-10-15) (51 яшь)
Әфганстан, Пәнҗшир провинциясе
Сәяси фирка Милли хәрәкәт

2021 елның 17 августында, Әфганстан президенты (2014—2021 елларда) Әшрәф Гани илдән киткәннән соң[1][2], Әмруллаһ Салех үзен Президент вазифаларын башкаручы дип игълан итә һәм «Талибан» (en) хәрәкәтенә каршы торырга чакыра. Әхмәд Мәсуд (башта совет гаскәрләренә, аннары «Талибан»га каршы уңышлы көрәше белән танылган кыр командиры Әхмәд Шаһ Мәсуднең улы) белән «Пәнҗшир каршылыгы»н оештыра.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1972 елның 15 октбрендә Әфганстанның Пәнҗшир провинциясендә туган. Таҗик милләтеннән.

1980-елларда Пакистанда яши һәм укый. 1990 елда әфган оппозицион көчләренә кушыла, Пакистанда хәрби хәзерлек үтә һәм мөҗәһитләрнең кыр командиры Әхмәд Шаһ Мәсуд җитәкчелегендә сугышларда катнаша. «Төньяк альянс» (en) әгъзасы була.

1990-елларның икенче яртысында Мәскәүдә яши, әфган диаспорасы белән берлектә Россиядә нәшер ителә торган «Хафт Руз» атналыгын чыгаруда катнаша.

1997 елда Әхмәд Шах Мәсуд (en) Ә. Салехны Әфганстанның Дүшәнбедәге илчелегендә (Таҗикстан) «Төньяк альянс»ның халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе итеп билгели. Анда хөкүмәтнеке булмаган (гуманитар) оешмалар координаторы һәм чит ил махсус хезмәтләре белән элемтәләр буенча партнер булып эшләгән. «Төньяк альянс» лидерының чит ил вәкилләре белән сөйләшүләрендә аның шәхси тәрҗемәчесе вазыйфаларын башкара.

1999 елда Салех Мичиган штатының Клири университетында (Cleary University, АКШ) укый башлый. 2001 елның 11 сентябрендә АКШта булып узган террор актларыннан соң «Төньяк альянс»ның «Талибан» террорчылыгына каршы юнәлтелгән операциясендә катнаша.

2001—2002 елларда ҺиндстанПакистан конфликты (en) вакытында Пакистанда илнең хөкүмәтнеке булмаган оешмаларының берсендә тәрҗемәче булып эшли.

2004 елда Әфганстан президенты Хәмид Карзай (en) аны Милли хәвефсезлек Баш идарәсе башлыгы итеп билгели. Бу вазифада булганда, Әмруллаһ Салех берничә структур реформа үткәрә һәм Әфганстан разведкасын торгыза. Көнбатыш илләре аны «илнең Министрлар Кабинетында иң компетентлы вәкилләрнең берсе» дип саный. 2010 елның июнендә вазифадан азат ителә.

2010 ел ахырында демократик һәм талибларга каршы оешма буларак, «Милли хәрәкәт» оештыра. Хәмид Карзайның «Талибан»га карата сәясәтен тәнкыйтьли.

2017 елның мартында Әфганстан президенты Әшрәф Гани Ә. Салехны куркынычсызлык секторындагы реформалар буенча министр итеп билгели, 3 айдан соң сәяси кризис фонында әлеге вазифадан китә.

2018 елның декабрендә Әфганстанның Эчке эшләр министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә, 2019 елның гыйнварында, Президент сайлау кампаниясендә Әшрәф Ганиның беренче урынбасары сыйфатында катнашу өчен, отставкага китә.

2020 елның апреленнән Әфганстан Республикасының беренче вице-президенты вазыйфасында эшли.

2021 елның июлендә Әфганстаннан АКШ гаскәрләрен чыгару фонында хөкүмәт көчләре һәм талибларның каршы торуы яңадан башлана. Талиблар ил территориясенең зур өлешен биләп ала. 2021 елның 15 августында алар Кабулга керә һәм президент сараен контрольгә ала.

Кабул талиблар контроленә күчкәч, 2021 елның 13 августында Ә. Салех офисы «Ә. Салех талиблар һөҗүме вакытында Таҗикстанда яшеренгән» дигән имеш-мимешләрне кире каккан[3]. «Талибан» төркеменә ярдәм итүдә Ә. Салех Пакистанны гаепли[4].

2021 елның 17 августында Ә. Салех Әфганстан Конституциясенең, «беренче вице-президент, ил президентының юкка чыгуы, илдән качуы, отставкага китүе яки үлеме очракларында, Президент вазифаларын үз өстенә ала», дип билгеләүче 60 һәм 67нче статьялары нигезендә үзен Әфганстанның вакытлы президенты дип игълан итә[5].

Ә. Салех талиблар өчен иң мөһим көндәшләрнең берсе булып санала. Аңа карата күп һөҗүм ясалган. Соңгысы 2020 елның 9 сентябрендә булган.

Шәхси тормышы үзгәртү

Өйләнгән, биш баласы бар. Дари, пушту, инглиз телләрен белә. АКШ гражданлыгы бар.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү