Әхмәд Мәсуд

Әфганстан сәясәтчесе

Әхмәд Мәсуд, шулай ук Кече Мәсуд (дари احمد مسعود, 1989 ел, Әфганстан, Тәхар вилаяте, Варсай районы, Пию) — таҗик милләтеннән Әфганстан сәясәтчесе, башта СССРның Әфганстанга кертелгән хәрбиләренә, аннан «Талибан» хәрәкәтенә каршы көрәшкән Әхмәд Шаһ Мәсудның улы һәм варисы.

Әхмәд Мәсуд
Туган телдә исем дари احمد مسعود
Туган 1989(1989)
Әфганстан, Тәхар вилаяте, Варсай районы , Пию
Милләт таҗик
Ватандашлыгы Әфганстан байрагы Әфганстан
Әлма-матер Сандхёрсттагы король хәрби академиясе[d] һәм Лондон король көллияте[d]
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Massoud Foundation[d]
Ата-ана
  • Әхмәд Шаһ Мәсуд (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Талибан һөҗүме 2021[d], Панджшерский конфликт (2021)[d] һәм война в Афганистане (2015-2021)[d]

 Әхмәд Мәсуд Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1989 елда Әфганстанның төньяк-көнчыгышында, илнең Таҗикстан белән чиктәш Тәхар провинциясендә Варсай районы Пию кышлагында таҗик гаиләсендә туган [1].

Иранда урта мәктәпне тәмамлагач, бер ел Сандхерст король хәрби академиясендә(ингл.) (Беркшир, Бөекбритания) хәрби курсларда [2], 2012—2015 елларда Лондон король көллиятенең(ингл.) хәрби тикшеренүләр факультетында укыган. 2016 елда Лондон шәһәр университетында(ингл.) халыкара сәясәт магистры дәрәҗәсен алган[3][4][5].

2016 елда Әфганстанга кайта һәм Massoud Foundation генераль директоры итеп билгеләнә[6][7].. 2019 елның мартыннан рәсми рәвештә сәясәт белән шөгыльләнә[8][9][10][11].

Кече Мәсуд Әфганстанда эчке хакимият мөнәсәбәтләренең Швейцария моделе турында әтисе Әхмәд Шаһ Мәсуд биргән идеяне хуплый, хөкүмәтне үзәкләштерүдән читләшү ресурсларны һәм вәкаләтләрне нәтиҗәлерәк бүлүгә китерәчәк, шуның белән илнең чәчәк атуына һәм тотрыклылыкка китерәчәк, дип белдерә[12][13][14].

2021 елда «Талибан» ил буенча хәрби хәрәкәтләр башлагач, кече Мәсуд Әфганстанның төньягында Пәнҗшир каршылыгын — «Талибан»га каршы торучы этник гаскәриләр берлеген төзи[15][16]. Ил башкаласы Кабул талиблар тарафыннан басып алынгач, ул «Талибан» хакимиятен кире кагып, беренче вице-президент Әмруллаһ Салехка кушыла. Ул Әфганстан каршылыгының Милли фронтына (ӘКМФ) нигез сала, фронтның меңләгән сугышчысы бар, дип раслый. Мәсуд АКШ, Франция, Көнбатыш Аурупа һәм гарәп илләренә ӘКМФга ярдәм итүләрен сорап, мөрәҗәгать итә [17]. Ул шулай ук үзенең талиблар белән сөйләшүләр алып бару теләге булуын белдерә[18].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Pariani. روایتِ احمد مسعود از احمدشاه مسعود. әлеге чыганактан 2016-09-10 архивланды. 2021-09-02 тикшерелгән.
  2. Son of slain Afghan resistance hero Ahmad Shah Massoud enters political fray (6 September 2019).
  3. Son of famed Afghan commander Massoud steps into spotlight (August 28, 2019).
  4. Anne Chaon (2016-09-01). Lion of Panjshir's son ready to take up his Afghan destiny. Yahoo.com. әлеге чыганактан 2021-08-17 архивланды. 2021-08-29 тикшерелгән.
  5. AFP (2016-09-01). Lion of Panjshir: Ahmad Shah Masood's son ready to take up his Afghan destiny - The Express Tribune. Tribune.com.pk.
  6. My father was the first to negotiate with the Taliban.
  7. Malejacq, Romain (January 15, 2020). Warlord Survival: The Delusion of State Building in Afghanistan. Cornell University Press. ISBN 9781501746437. https://books.google.com/books?id=Bb2tDwAAQBAJ&q=%22Ahmad+Massoud%22&pg=PA166. 
  8. Heir to Lion of Panjshir returns to reunite his father's followers.
  9. Meuse (September 5, 2019). Afghanistan: Ahmad Massoud seizes father's torch.
  10. Taliban seeks to share power in Afghanistan's government, but will ethnic groups approve? (December 14, 2019).
  11. Glasse (September 11, 2019). Son of famed Afghan resistance fighter launches new political movement.
  12. Ahmad Massoud: Decentralization is the Solution (3 July 2020).
  13. What Is Missing From Afghan Peace Talks.
  14. Son of slain Afghan commander Massoud warns of 'civil war' if US troops leave hastily.
  15. Zucchino. Attacked and Vulnerable, Some Afghans Are Forming Their Own Armies (June 24, 2021). 17 август 2021 тикшерелде.
  16. Behzan (2021-08-12). Afghanistan’s Anti-Taliban Stronghold Gears Up For New Fight Against Militants.
  17. Duncan, Conrad. Who is Ahmad Massoud, the man building an anti-Taliban resistance in Afghanistan? (26 August 2021).
  18. Mackenzie, James (2021-08-22). Anti-Taliban leader Massoud wants to talk but ready to fight (en).