Әлфинур Галиәкбәрова

Әлфинур Галиәкбәрова, Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова (1965 елның 18 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа) — икътисад белгече, галим, Яр Чаллы педагогика университеты ректоры (2018 елдан), 20112018 елларда Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Икътисад фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган икътисадчысы (2006).

Әлфинур Галиәкбәрова
Туган телдә исем Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова
Туган 18 апрель 1965(1965-04-18) (58 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре икътисадчы
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медале
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1965 елның 18 апрелендә Татарстан АССР Буа шәһәрендә туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты составында) «сәнәгатьне планлаштыру» белгечлеге буенча тәмамлаган (1986).

19861989 еллардаКазан дәүләт университетында эшли: укытучы-стажер, икътисад кафедрасы өлкән лаборанты.

19891995 елларда — Волгоград физик тәрбия институтының Яр Чаллы филиалы укытучысы.

19951999 еллардаЯр Чаллы шәһәре мэриясендә: бүлек мөдире, икътисад буенча вице-мэр.

19992011 еллардаТР финанс министрлыгының казначылык департаменты Яр Чаллы территориаль бүлеге (рус. НабережночелнинскоеТО ДК МФ РТ) башлыгы.

20112018 елларда — Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары —финанс идарәсе башлыгы.

2018 елның 13 февраленнәнЯр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Ире Сирень Галиәкбәров, Чаллы ФСБ идарәсе хезмәт башлыгы[2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Признание заслуг. 2021 елның 9 июль көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 18.04.2015(рус.)
  2. В ФСБ новый руководитель. 2018 елның 15 сентябрь көнендә архивланган. «Вечерние Челны», 12.04.2006

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү