Алимкәй Абдершин
(Әлимкәй Абдершин битеннән юнәлтелде)
Абдершин Алимкәй Абдулла улы (25.5.1911, хәзерге Мордва Республикасының Ковылкин районы Иске Аллагол авылы ― 26.5.1983, Мәскәү) ― Советлар Союзы Герое (10.1.1944[1]), старшина (1944).
Алимкәй Абдершин | |||
---|---|---|---|
Туу датасы | 25 май 1911 | ||
Туу урыны | Искил, Красный-Слабут өязе, Пенза губернасы, Россия империясе | ||
Үлем датасы | 26 май 1983 (72 яшь) | ||
Үлем урыны | Мәскәү, РСФСР, СССР | ||
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ СССР | ||
Гаскәр төре | Кызыл Гаскәр | ||
Дәрәҗә | старшина | ||
Бүләкләр һәм премияләр |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1933-35 елларда һәм 1941 нең июненнән Кызыл Армиядә. 1936 дан Мәскәү сәнәгать предприятиеләрендә эшли. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 180 нче укчы дивизиянең автоматчылар ротасы отделениесе командиры (86 нчы укчы полк). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Маҗарстан, Румыния һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 30 сентябрендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Мәскәүдә яши.
Бүләкләүләре
үзгәртүЛенин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият
үзгәртү- Батырлар китабы — Книга Героев. Казан, 2000; Герои огненных лет. М., 1978. Кн. 3; Геройская быль. Саранск, 1985.
- Татар энциклопедиясе 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Сылтама
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 10 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 января (№ 3 (263)). — С. 1