Әдел Әшмәнев (1727 — билгесез) — Башкортстанда 1773-1775 еллардагы крәстияннәр сугышында катнашучы, Емельян Пугачевның яу старшинасы.

Әдел Әшмәнев
Туган 1727
Барда районы

Биографиясе үзгәртү

Әдел Әшмәнев чыгышы белән Усы даругасы Гайнә вулысы Елпачиха (Үдик) авылы башкортларынан[1].

1773 елның 14 декабрендә, Усы даругасының башкорт старшиналары, йөзбашлары һәм гади общинникларны делегациясе составында, Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крәстияннәр сугышында күтәрелеш үзәкләренең берсе булган Чесноковкага килә. 1773 елның көзендә-кышында Әбди Абдуллов, Батыркай Иткинин һәм Сәйфулла Сәйдәшев белән бергә Башкортстанның төньяк-көнбатышында хәрәкәт иткән баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләренең берсе була.

1773 елның декабренең икенче яртысыннан Әдел Әшмәнев, Әбди Абдуллов, Батыркай Иткинин һәм Сәйфулла Сәйдәшевнең отрядлары Усы шәһәре янын, Сарапул һәм Каракулино сарай авылларын, Йок казна, Аннинский, Рождественский, Башап, Шәме һәм башка заводларны басып алалар. 1773 елның декабрь азагында баш күтәрүчеләрнең отрядларын Усы каласы янында туплана. 1774 елның гыйнварында Салават Юлаев, Батыркай Иткинин һәм башкалар белән бергә Көңгер каласына һөҗүмдә һәм аны камауда катнаша.

1774 елның маенда Әдел Әминевнең отрядын «пугачев полковнигы» Сәйфулла Сәйдәшев Неволино авылына җибәрә. 1774 елның 19 июнендә Е. И. Пугачев үзе исеменнән булган указны Әдел Әшмәновка юнәлтә, биредә аңа округ халкы арасында «император Петр III» файдасына агитацион алып барырга, отрядларны яңа баш күтәрүчеләр белән тулыландырырга һәм шулай ук Рожденственский заводын басып алуны кичектереп торырга дип боера. Соңгы боеру Әдел Әшмәневнең отрядлары Чулман аша кичүне саклап, шуның белән Усын штурмлауга әзерләнгән баш күтәрүчеләрнең төп көчләрен каплап торуына бәйле. 22 июньдә Әдел Әшмәнев Е. И. Пугачев белән очраша һәм баш күтәрүчеләр отрядларына Чулман елгасы аша чыгуны тәэмин итә.

1774 елның җәендә Е. И. Пугачев Төп гаскәре составында Воткинск һәм Ижевск заводларын, Мамадышны алуда, Казанны штурмлауда катнаша. 1774 елның 12 июлендә Казан янында алышта Әдел Әшмәнев әсирлеккә эләгә. И. И. Михельсон командасы составында булган Ирәкте вулысы старшинасы Шәрип Киеков хәстәрлеге нәтиҗәсендә, Әдел Әшмәнев иреккә чыгарыла һәм туган ягына җибәрелә. Бинасында күз күрү сәләтен югалта. 1774 елның сентябрендә кулга алына һәм Казан яшерен комиссиясенә җибәрелә. Сенатның Яшерен экспедициясе 1775 елның 5 апрелендә чыгарган приговорга ярашлы мәңгелек каторгага хөкем ителгән дип күрсәтелә. Сукыр булганга күрә бу хөкемнән азат ителә, чыбыркы белән сугылган һәм туган ягына кайтарылган. Киләсе язмышы билгесез.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов. — Уфа: Гилем, 2011. — Т. III. — 476 с. — ISBN 978-5-7501-1301-9.
  • Кулбахтин Н. М. Участие башкирского народа в Крестьянской войне 1773-1775 гг. — Уфа, 1984.
  • Овчинников Р. В. Именной указы Е. И. Пугачева башкирскому походным старшин Алу Каменев // История ССРБ. — М., 1972. — № 2. — С. 121-125.
  • Таймасов С. У. Восстание 1773—1774 гг. в Башкортостане. — Уфа: Китап, 2000. — 376 с. — ISBN 5-295-02163-7.