Әбүгалисина мәчете (Казан)

Казанда 2024 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (Татарстан, Россия)

«Әбүгалисина» мәчете (рус. Мечеть имени Абу Али ибн Сина (Авиценны) на территории Детской республиканской клинической больницы в Казани) ― Казан шәһәрендә Республика балалар клиник хастаханәсе җирлегендә «Тыныч бакча» рухи үзәге (рус. Духовный комплекс «Тихий сад») комплексында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). 2024 елның 30 августында ачылган. Янәшәсендә православие чиркәве урнашкан[1].

Мәчет
«Әбүгалисина» мәчете
Ил Россия
шәһәр Татарстан, Казан, Идел буе районы, Оренбург тракты, 138
Координатлары 55°44′09″ N 49°10′58″ E HGЯO
Дин Ислам
Мәхәллә Идел буе районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасыз, бер гөмбәзле мәчет
Төзелеш еллары 20232024 еллар
Төп даталар:
2024 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Республика балалар клиник хастаханәсе янындагы 250 квадрат метр мәйданлы мәчет Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе (президенты Айдар Шаһимәрданов) акчасына төзелгән. Генераль подрядчы – «ГК Металл Сервис» компаниясе. «Тыныч бакча» рухи үзәге төзелешендә «“Эллада” төзелеш компаниясе» ҖЧҖ (директоры Айрат Хәлиуллин), «СМУ-88» компанияләр төркеме (генераль директоры Наил Галиев), гыйбадәтханә төзү буенча участок башлыгы Денис Левагин, архитектура бюросы белгечләре Валерия Гыйматутдинова һәм Альбина Гагарина катнашкан[1].

2023 елның 1 июнендә булачак рухи комплекс нигезенә капсулалар салып калдырылган[1].

2024 елның 13 августында төзелә торган мәчет гөмбәзенә ярымай куелган. Тантаналы чарада ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Рәисе Департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, РФ мөселманнары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм ДРКБ баш табибы Айрат Зиатдинов катнашкан[2]. «Тыныч бакча» проектының баш архитекторы ― Алмаз Вәлиуллин[1].

2024 елның 30 августында узган мәчетне ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан митрополиясе башлыгы Кирилл, ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова, Илья Вольфсон, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, табиблар, дәваланучы балалар һәм аларның ата-аналары, иганәчеләр, җитәкчеләр һ.б. катнашкан[3]. Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте медальләрен һәм рәхмәт хатларын һәм Татарстан митрополиясе башлыгы Кирилл рухи комплекс төзелешендә катнашучыларга чиркәү бүләкләре (Изге Гурий Казанский медале һ.б.) тапшырган.

2024 елның 30 августында мәчеттә беренче азан яңгырап, беренче җомга намазы укылган. Җомга намазында имам булып мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин торган[4].

 
БРКХ җирлегендә
«Тыныч бакча» рухи үзәге.
Уңда ― мәчет, сулда ― чиркәү

Тасвирлама

үзгәртү

Йөз кеше сыйдырышлы «Әбүгалисина» мәчете – бер катлы, балконы, барлык уңайлыклары булган тәһарәтханәсе һәм имам бүлмәсе бар. Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызларга намаз уку өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган[4].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү