Марсель Миңнуллин

табиб-хирург, Татарстан министры

Марсель Мансур улы Миңнуллин (рус. Марсель Миннуллин яки рус. Миннуллин Марсель Мансурович, 1974 елның 22 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― хирургия буенча югары квалификация категорияле табиб, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры (2023 елның 1 мартыннан, 2023 елның 6 февраленнән ― в.б.), 2010-2023 елларда Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты (2004).

Марсель Миңнуллин
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министры
Вазыйфага керешкән
2023 елның 1 марты
2023 елның 6 февраленнән ― в.б.
Аңа кадәр Марат Садыйков
Республика клиник хастаханәсе
баш табиб урынбасары
Вазыйфада
2010 ел – 2023 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 22 июнь 1974(1974-06-22) (49 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Казан дәүләт медицина институты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1974 елның 22 июнендә Казанда табиблар гаиләсендә туган. [1] 1997 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач, 1нче хирургия авырулары кафедрасында клиник ординатурада укулар уза.

Хезмәт юлы үзгәртү

Һөнәри эшчәнлеген Казанның 5нче шәһәр хастаханәсенең гнойлы хирургия бүлегендә башлый.

2000-2001 елларда ― РКХнең кабул итү бүлегенең табиб-хирургы булып эшли.

2001 елда ― КДМУның 1нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага укырга керә.

2002 елда ― читтән торып уку формасына күчә, төп эш урыны булып РКХнең абдоминаль хирургия бүлеге тора.

2004 елда ― «Операциядән соң эчәк тоткарлыгы булган авыруларны диагностикалау һәм комплекслы дәвалау» (рус. «Ультрафиолетовое лазерное излучение в диагностике и комплексном лечении больных с воспалительными заболеваниями толстой кишки») темасына кандидатлык диссертациясен яклый. [2]

2010 елдан ― Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча беренче урынбасары. Иң катлаулы ковид чорында ел ярым РКХнең вакытлыча йогышлы авырулар госпитален җитәкли.[3]

2023 елның 6 февраленнән ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры в.б.. [4]

2023 елның 1 мартыннан ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү