Һидият Хәмидуллин

Татарстан АССР Прокуроры (1961-1981)

Һидият Хәмидуллин, Һидият (Идият) Хәлил улы Хәмидуллин (1923 елның 10 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Спас кантоны, Иске Үргәагар1998 елның 8 сентябре, РФ, ТР, Казан) ― Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм сугыш инвалиды, сугыштан соң хуҗалык-фирка эшлеклесе, КПССның Азнакай район комитеты беренче секретаре (1958-1961). Татарстан АССР Прокуроры (1961-1981). Юридик фәннәр кандидаты, 3нче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе. РСФСР һәм Татарстанның (1993) атказанган юристы.

Һидият Хәмидуллин
Туган телдә исем Һидият Хәлил улы Хәмидуллин
Туган 10 июль 1923(1923-07-10)
СССР, РСФСР, ТАССР, Спас кантоны, Иске Үргәагар
Үлгән 8 сентябрь 1998(1998-09-08) (75 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре фирка эшлеклесе, юрист, прокурор
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1923 елның 10 июлендә Татарстан АССР Спас кантоны (Татарстанның хәзерге Әлки районы) Иске Үргәагар авылында туган. 1938-1939 елларда, мәктәптә уку белән бер үк вакытта, планер клубында укый. 1940 елның октябреннән 1941 елның октябренә кадәр Һ. Хәмидуллин Казан аэроклубы курсанты була, запас очучы дипломын ала (1941).

Сугышта үзгәртү

1942 елның апрелендә үз теләге белән армиягә китә һәм Смоленск пехота училищесына җибәрелә (Удмурт АССР Сарапул шәһәре). Училищены тәмамлаганнан соң, курсантлар составында хәрәкәттәге армиягә фронтка җибәрелә. 1942 елның ноябреннән 1943 елның июненә кадәр 19нчы укчылар дивизиясенең (Калинин, 1нче Балтыйк фронтлары) 56нчы гвардия укчылар полкында отделение командиры, батальон комсоргы булып хезмәт итә. 1943 елның июнендә яралана һәм эвакогоспитальгә дәвалануга җибәрелә. 18 июньдә сафка кайта, 1943 елның 19 сентябрендә Смоленск янында кабат яралана. Калинин һәм Иваново шәһәрләре эвакогоспитальләрендә дәвалана. Сәламәтләнгәч, 1943 ел ахырында Хәмидуллинны 1нче Балтыйк буе фронтының 145нче укчылар полкына җибәрәләр. Белоруссияне, Балтыйк буе илләрен азат итүдә катнаша. Ярты елдан соң Көнчыгыш Пруссия чигендә авиация бомбасы кыйпылчыгы тиеп, сул аягы яралана. 1945 елның апрелендә II төркем инвалид булып туган ягына кайта[1].

Хезмәт юлы үзгәртү

1945-1946 елларда ― Татарстан АССР хезмәт ияләре депутатларының Әлки район Советы башкарма комитетында хәрби хезмәткәрләренең гаиләләрен дәүләт тәэмин ителеше бүлеге мөдире.

1946 елда ― Татарстан АССР хезмәт ияләре депутатларының Әлки район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1946-1948 елларда ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты каршындагы ике еллык республика партия мәктәбендә укыган.

1948-1949 елларда – Татарстан АССР хезмәт ияләре депутатларының Баулы район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1949-1950 елларда – ВКП(б)ның Баулы район комитеты секретаре.

1950-1954 елларда – Татарстан АССР хезмәт ияләре депутатларының Беренче Май район Советы башкарма комитеты рәисе (Чирмешән).

1954-1957 елларда – Татарстан АССР хезмәт ияләре депутатларының Минзәлә район Советы башкарма комитеты рәисенең райплан буенча урынбасары.

1957-1958 елларда – Татарстан АССР Азнакай районы хезмәт ияләре депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе.

1958-1961 елларда – КПССның Азнакай район комитетының беренче секретаре. Татарстан АССР Югары Советы (1963-1985), РСФСР Югары Советы депутаты.

1958 елда Бөтенсоюз юридик читтән торып уку институтын тәмамлый.

1961 елның 7 июленнән 1981 елның 8 декабренә кадәр – Татарстан АССР прокуроры. Бу вазыйфада 4 конституцион срокта булып, пенсиягә киткәнче эшли [2].

1983-1988 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында студентлар укыта, 1983-1988 елларда җинаять процессы һәм криминалистика кафедрасын җитәкли[3].

1993 елдан үлеменә (1998 елның 8 сентябре) кадәр диярлек Һидият Хәлил улы ТР Прокуратурасының сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү бүлегендә прокурор булып эшли [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
Әлки районы үзәге Базарлы Матак авылында Һ. Хәмидуллин урамында куелган стела
  • 2001 елда Татарстан Республикасы Прокуратурасы үтенече буенча республиканың Әлки районы Базарлы Матак авылында аның хөрмәтенә һәйкәл куелган, район үзәге урамнарының берсе аның исеме белән аталган [5].
  • 2001 елда Татарстан Республикасы Прокуратурасы бинасында (Кремль урамы) мемориаль такта урнаштырылган.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Хамидуллин Идият Халилович // Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 14нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү