Үзгәртеп корудан алып 2019 елга кадәр Дөбъяз авылында белем бирү тарихы

1980-енче еллар ахырында компьютерлар ярдәмендә укуга күчү башланган. Әмма Ватан сәнәгате моңа әзер булмаган.
Дөбъяз авылына беренче компьютер 1990 елда китерелгән булган. Аның белән эшләргә математика укытучылары эшләргә өйрәнә башлаганнар.
Шул вакытта мәктәпләрдә укучылар күбрәк Инглиз теле өйрәнгәннәр, ә авылда Алман теле киң таралган булган.
Дөбъязга практикага Казан Педагогия Институты бишенче курс студент Ренат Шәрипов килгән иде. Мәктәп мөдире аны калырга ризалаштырды.
ССРБ-да чит телләрне төгәл пропорциядә укытылган булган: 30 процент - Алман теле, 30 процент - Француз теле һәм 40 процент - Инглиз теле. Дөбъяз авылында башта ике телне укытканнар иде, әмма соңыннан Алман теле урынына Француз теле укыта башлаганнар.
Тыныч холыклы мәктәп мөдире Адель Гыйләҗев аеруча абруй казанган. Шул вакытта яшелчә саклагычы һәм гараж төзелгән булган. Яңа җиһазлар алынган булган. Адель ага Гыйләҗев мәктәптә 1993 елга кадәр эшләгән булган.
Укытучылар урынбасары булып Наилә Әбрар кызы Галләмова булган.
1990 елда Дөбъяз мөдире булып Илберт ага Мөбәрәкшин булган.
Мәгариф системасында үзгәрешләр була башлаган. Күп мәктәпләрдә профиль сыйныфлар булдырылган булган: математик, гуманитар, табигый-фәнни.
Дмитрий Лихачёв исемендәге 100-еллык программистлар бәйгесендә өлкән сыйныф укучылары: Илнур Мусин, Зөлфия Әхмәтова, Айгөл Батрханова эшләре билгеләнгән булган. Информатика укытучысы Татарстан Мәгариф Министрлыгы Почётлы Грамотасын алган. Шулай ук мәктәп өчен өч Япон тегү машинасы алынган булган.
2018/2019 елда Дөбъяз мәктәбенең 100-еллыгы булган, элек укыган укучылар җыелган булган.
Дөбъяз авылы мәктәбендә укыганнар арасында:

  • "МИГРА" юридик агентлыгы генераль мөдире Роберт Камил улы Закиров,
  • Казан Габдулла Кариев исемендәге Татар Яшь Тамашачы Театры актёры Илфат Дамир улы Камалиев,
  • Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы исполкомы рәисе урынбасары, шагыйрь Ирек Нәгыйм улы Сабиров,
  • РТ, РФ атказанган артисткасы, опера җырчысы Клара Әкрам кызы Хәйретдинова,
  • Дөбъяз авылы участок хастаханәсе баш табибы Рөстәм Кашап улы Фатыхов һ.б.
Чыгарылыш укучылары статистикасы
Югары уку йорты атамасы 2013-2017 елларда керүчеләр саны
1 Казан дәүләт медицина университеты 2
2 Казан (Идел Буе) Федераль Университеты (педагогик) 7
3 Казан дәүләт аграр университеты 6
4 Казан дәүләт энергетика университеты 5

Шулай ук укытучылар: Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы, Шәрипов Ренат Фоат улы, Хәйруллина Миләүшә Фатхарахман кызы, Җиһаншин Радик Равил улы бәйгеләрдә җиңгән булганнар.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү