Үзбәкстан мөселманнары идарәсе

дини оешма (Үзбәкстан)

Үзбәкстан мөселманнары идарәсе (үзб. Ўзбекистон мусулмонлари идораси) ― Үзбәкстан мөселманнары белән идарә итүче үзәкләштерелгән дини оешма. СССР таркалганнан соң, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килгән казыятлар аерылып чыга һәм элеккеге союздаш республикалар үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра. 1991 елда Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте Үзбәкстан мөселманнары идарәсе итеп үзгәртелә [1].

Үзбәкстан мөселманнары идарәсе
үзб. Ўзбекистон мусулмонлари идораси
Баш-фатир:

Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан / Ташкент, Заркайнар ур., 103

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Баш мөфти

Нуретдин Халикназаров

Нигезләү
Мөселман голәмәләренең беренче корылтае карары

1943 елның 15 октябре

СССР таркалу

1991 ел

old.muslim.uz

Үзбәкстан мөселманнары идарәсе каршында Имам Бохари исемендәге Ташкент ислам институты һәм ун махсус урта ислам уку йорты эшләп килә [2].

Тарих үзгәртү

 
Ташкент ислам институты бинасы, яннан күренеш

Идарә 1943 елның 20 октябрендә Ташкентта Урта Азия һәм Казакъстан мөселман руханилары һәм диндарлар вәкилләре корылтаенда оештырыла. Идарәнең төп резиденциясе Ташкентта Баракхан мәдрәсәсендә(рус.) урнашкан. Шул ук бинада Үзбәкстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре комитеты урнашкан. 1992 елдан дини оешма «Мәварәәннәһер мөселманнары идарәсе» дип атала башлый. 1996 елдан идарә исеме хәзерге исемгә үзгәртелә. Идарә бәйсез оешма буларак эшли һәм дәүләткә турыдан-туры буйсынмый.

Структура үзгәртү

Идарә Үзбәкстан мөселманнары арасында дини мәсьәләләр белән шөгыльләнә, фәтвалар чыгара, мәчет имамнарын билгели һәм мөселман руханилары әзерләүне (укытуны) оештыра. Матди яктан бу эшләр ил мөселманнары сәдакәләре, ярдәмче хуҗалыклардан кергән керемнәр һәм башка керем чыганаклары хисабына тәэмин ителә. Идарәнең җитәкче органы булып Югары совет тора, идарә рәисе мөфти (Баш мөфти) титулын йөртә.

Идарәдә хокук, халыкара мөнәсәбәтләр, мәгариф һәм һөнәри әзерлек, мәчетләр һәм фәтвалар бүлекләре бар. Мөселман руханиларын әзерләү белән Ташкент ислам институты(рус.) (1971 елда нигез салынган) [3], ун урта махсус ислам мәктәбе (мәдрәсә, икесе хатын-кызлар өчен) шөгыльләнә. «Мәварәәннәһер» нәшрияты дини әдәбият, дини календарьлар бастырып чыгара. Идарә чит илләрдәге күп кенә дини оешмалар белән элемтәдә тора. Ел саен 3,5-4 мең кеше катнашында хаҗ кылуны оештыра [4].

Мөфтиләр үзгәртү

 
Дүртенче мөфти шәех Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәтйосыф

СССР территориясендәге теләсә кайсы Диния нәзарәтенә караганда да күбрәк мөселманны берләштергән Диния нәзарәтен мөфти җитәкләгән, аны Югары мөфти, яки Бөек мөфти дип зурлаганнар. Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтен Бабахан нәселеннән булган мөфтиләр җитәкләгән:

  • 1943―1957 елларда — Ишан Бабахан ибн Абдулмәҗидхан (1858—1957)
  • 1957―1982 елларда — Зыяэтдинхан Бабахан (1908—1982)
  • 1982―1989 елларда — Шәмсетдинхан Бабаханов (1937―2006)
  • 1989―1991 елларда — Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәтйосыф (1952―2015)
  • 1993―1997 елларда — Мохтарҗан Абдуллаев
  • 1997―2006 елларда — Габдерәшит Карый Бахромов
  • 2006―2021 елларда — шәех Усманхон Алимов (1950―2021) [5][6]
  • 2021 елдан — Нуретдин Халикназаров (1968 елгы) [7]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ислам в СНГ, archived from the original on 2022-01-19, retrieved 2022-06-21 
  2. Хушхабар: Диний таълим муассасаларига хорижлик фуқаролар ҳам қабул қилинади
  3. А. Акромов, Б. Ш. Алимов, М. Н. Аминов ва бошқ. Тошкент: энциклопедия. Тошкент: «Ўзбекистон миллий энциклопедияси» Давлат илмий нашриёти, 2008. ISBN 978-9943-07-096-7
  4. Oʻzbekiston milliy ensiklopediyasi
  5. Усман Алимов.
  6. UzDaily. Скончался Председатель Управления мусульман Узбекистана.
  7. muslim.uz. МУФТИЙ САЙЛАНДИ.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү