Яһүд Фаддей (грек. Ιούδας Θαδδαῖος, лат. Judas Thaddeus; Яһүд Һалфай улы яисә Леввей, Lebbaeus) — христианлыкта Гайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе, апостол Ягъкуб Һалфай улының бертуганы.

Апостол Яһүд Фаддей
Туган телдә исем Яһүд Һалфай улы Фаддей
Туган 10
Баниас[d], Исраилнең төньяк бүлгесе[d], Исраил яки Фарсы империясе[d]
Үлгән 62
Әрмәнстан
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Күмү урыны Изге Питер базиликасы
Милләт яһүң
Ватандашлыгы Борынгы Рим
Һөнәре вәгазьче

 Апостол Яһүд Фаддей Викиҗыентыкта

Яңа Гаһедтә үзгәртү

Апостол Фаддейның исеме Лүк (6:16) һәм Яхъя Инҗилендә (14:22), шулай ук, Апостолларның эшләре китабындагы апостоллар исемлегендә китерелә. Яшерен кичәдә Гайсәгә аның яңадан терелүе хакында сорау бирә. Бу урында аның турында «Яһүд, Искариот түгел» дип әйтелә.

Инҗил вакыйгаларыннан соң, Фәлистыйн, Гарәбстан, Сүрия һәм Месопотамиядә вәгазь сөйләү белән шөгыльләнгән. Әрмәнстанда җәзалап үтерелә. Кабере Иранның төньяк-көнбатышындагы изге Фаддей монастырендә дип санала.

Хәтер үзгәртү

Католик чиркәвендә 28 октябрьдә, православиеда 2 июль һәм 13 июльдә (Унике апостол җыенында) хәтер бәйрәме үткәрелә.

Апостол Фаддей, Варфоломей кебек үк, Әрмән апостол чиркәвенең нигез салучысы дип санала.

Сылтамалар үзгәртү