Ягъкуб Һалфай улы

Ягъкуб Һалфай улы (грек. Ιάκωβος ο Μικρός, лат. Iacobus MinorКече Ягъкуб) – Гайсә Мәсихнең унике апостолының берсе, аның исеме Яңа Гаһедтә искә алына. Апостол Фаддейның туганы, апостол һәм инҗилче Маттайның да туганы булырга мөмкин. Өч Инҗилдә аның исеме унике апостол белән бергә күрсәтелә (Маттай, 10:3; Марк, 3:18; Лүк, 6:15), әмма башка Инҗил чыганакларында Ягъкуб турында мәгълүматлар бирелми.

Изге Ягъкуб Һалфай улы
Туган телдә исем Ягъкуб Һалфай улы
Туган БЭК I гасыр
Яһүдәя
Үлгән 62
Мисыр
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Милләт яһүди
Ватандашлыгы Борынгы Рим
Һөнәре вәгазьче
Ата-ана
  • Һалфай (әти)

 Изге Ягъкуб Һалфай улы Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү

Риваятьләр һәм тормыш юлын тасвирлаучы әсәрләрдә Ягъкубның салым җыючы булып эшләве һәм Яһүдәядә яшәве хәбәр ителә. Күпмедер вакыттан соң Ягъкуб Һалфай улы апостол Андрей белән бергә Эдессага юнәлә. Соңрак мөстәкыйль рәвештә Газа һәм Елевферопольдә (Көньяк Фәлистыйн) вәгазь сөйли.

Башка Ягъкублар белән буталганга күрә, аның тормыш юлын тулысынча күзәтү катлаулы. Аның үлеме һәм җирләнүе турында берничә версия сакланган. Кайбер авторлар фикеренчә, ул Мармарикта үлә, ә кайберәүләр әйтүенчә – Мисырга барганда җәфа чигеп һәлак була (аны тәрегә асалар).

Ягъкуб Һалфай улын апостол Ягъкуб Зебедәй улыннанӨлкән Ягъкубтан һәм Кече Ягъкуб дип йөртелүче, Иерусалимның беренче епискобы булган Ягъкубтан төгәл аерырга кирәк. Кайбер авторлар Ягъкуб Һалфайны да Кече Ягъкуб дип атыйлар, бу исә тагын да катлаулы буталчыкларга китерә.

Табыну һәм хәтер

үзгәртү

Католик чиркәвендә 3 майда, ә православ чиркәвендә 30 июнь һәм 9 октябрьдә хәтер бәйрәмен үткәрәләр.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү