Янгелде (Кузлаука районы)
Янгелде яки Кармыш (чуаш. Кармăш, рус. Янгильдино) — Чуашстанның Кузлаука районына керүче татар авылы. Авылда 2006 елга 493 кеше яши[5]. Янгелде РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатова, Советлар Союзы герое Мидхәт Салиховның[6] һәм Дан орденының тулы кавалеры Ярхәм Бикчантаевның туган авыллары[7].
Янгелде | |
чуаш. Кармăш | |
Рәсми исем | Кармăш |
---|---|
Рәсми тел | чуаш теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Янгильдинское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Янгильдинское сельское поселение[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны |
1305 (1877)[2], 2865 (1900)[2], 493 (2006)[2], 384 (2010)[3], 377 (2012)[4] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 176 метр |
Почта индексы | 429441 |
Җирле телефон коды | 83534 |
Географиясе
үзгәртүЯнгелде Кузлаукадан 13 км ераклыкта Буа елгасы ярында урнашкан. Диңгез өсте биеклеге 176 м[8].
Тарихы
үзгәртүЯнгелде авылы XVI гасырда чукындырудан качкан Тәтеш ягы казан татарлары тарафыннан нигезләнә[9], мөселманнар[10].
Авыл кешеләре Янгелдене Кармыш диләр. Кармыш ул авылны нигезләүче кеше булып тора[11].
Бүгенге чор
үзгәртүАвылда мәктәп[12], почта, кибет, медпункт авыл советы администрациясе, «Янгелде» авыл хуҗалыгы кооперативы бар[13].
Транспорт
үзгәртүРайон үзәге Кузлаука каласына 4 көнгә бер автобус йөреп тора.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Село Янгильдино, история, события, люди
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, населённых пунктов Чувашской Республики
- ↑ Численность населения районов Чувашской Республики
- ↑ Село Янгильдино, история, события, люди
- ↑ Герой Советского Союза
- ↑ Полный Кавалер ордена Славы Бикчантаев Ярхам Гараевич
- ↑ Янгильдино (Козловский район). Фото Планета
- ↑ Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики
- ↑ МУСУЛЬМАНСКИЙ ПРИХОД № 28 ПРИ ДУМ ЧР"
- ↑ Низамутдинов Г.Судьба моя — Янгильдино, Казань, «Слово», 2006, 196 битле
- ↑ МОУ «ЯНГИЛЬДИНСКАЯ ООШ ИМЕНИ САЛИХОВА М. А.»
- ↑ СЕЛЬСКОХОЗЯЙСТВЕННЫЙ ПРОИЗВОДСТВЕННЫЙ КООПЕРАТИВ «ЯНГИЛЬДИНСКИЙ», archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2012-08-18
Сылтамалар
үзгәртү- Янгильдино на картах
- Географическая карта Чувашии.(үле сылтама)