Яков Милатович (карат. Јаков Милатовић / Jakov Milatović; 1986 елның 7 декабре, Югославия СФР, Каратау СР, Титоград) ― каратаулы икътисадчы һәм сәясәтче, 2023 елның 3 апреленнән Монтенегро байрагы Каратауның сайланган президенты.[1] 2020―2022 елларда Здравко Кривокапич хөкүмәтендә икътисад һәм икътисади үсеш министры. Уңүзәкчел «Европа хәзер!» сәяси хәрәкәтен нигезләүчеләрнең берсе. [2][3][4]

Яков Милатович
Каратауның сайланган президенты
Вазыйфага керешкән
2023 елның 3 апреле
Аңа кадәр Мило Җуканович
Каратау икътисад министры
Вазыйфада
2020–2022
Президент Мило Җуканович
Аңа кадәр Драгица Секулич
Дәвамчысы Горан Джурович
Шәхси мәгълүмат
Туган 7 декабрь 1986(1986-12-07) (37 яшь)
Югославия ЯФР, Каратау СР, Титоград
Сәяси фирка «Европа бүген!» сәяси хәрәкәте
Белем Каратау университеты (Титоград)
Иллинойс университеты
Вена икътисад университеты
Рим Сапиенца университеты
Оксфорд университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1986 елның 7 декабрендә Каратау Социалистик Республикасының башкаласы Титоградта (1992 елдан Подгорица) туган. Башлангыч һәм урта белемне «Слободан Шкерович» гимназиясендә (ru) ала. Титоградта Каратау университетының (ru) Икътисад факультеты бакалавриатында укый. 2013 елда Оксфорд университетында икътисад магистры дәрәҗәсен ала.[5] Бөекбритания Форин-офисының Чивнинг стипендиясен (ru) һәм Конрад Аденауэр фонды (ru) стипендиясен алып укый. Инглиз, итальян һәм испан телләрен белә.[6][7]

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Яков Милатович хезмәт эшчәнлеген NLB банкында рисклар белән идарә итү бүлегендә башлый, аннары Франкфурттагы Deutsche Вапкта Үзәк Аурупа һәм Көнчыгыш Аурупа дәүләтләрендә махсуслашкан кредит куркынычын бәяләү бүлегендә эшли. 2014 елдан Европа реконструкция һәм үсеш банкында, икътисади һәм сәяси анализ бүлегендә, башта Көньяк-Көнчыгыш Европа төбәге буенча икътисади аналитик буларак,[8] аннары Балкан ярымутравының көнбатыш өлешендәге дәүләтләр проблемалары буенча махсуслашкан икътисадчы буларак эшли. 2018 елда Европа Берлегенә кергән илләр, шул исәптән Румыния, Болгария, Хорватия һәм Словения буенча баш икътисадчы вазифасына кадәр күтәрелә. [7][9]

Сәяси карьерасы үзгәртү

2020―2022 елларда ― Здравко Кривокапич хөкүмәтендә икътисад һәм икътисади үсеш министры. Финанс министры Милойко Спаич белән бергә «Европа хәзер!» амбициоз икътисади программасын үткәрә, аның максаты социаль гаделлекне һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыру була,[10] аерым алганда, минималь хезмәт хакын арттыру аша,[11][12] керемгә салымнарны киметү һәм прогрессив салым шкаласын кертү аша.[13] Икътисад министры дәрәҗәсендә Яков Милатович 2021 елда XXIV Петербург халыкара икътисади форумында Каратау делегациясен җитәкли.[14][15]

Здравко Кривокапич хөкүмәте отставкага киткәч (2022 елның 4 феврале), Яков Милатович 2022 елның 28 апреленә кадәр икътисад министры вазифасын башкара, аннары отставкага китә.

2022 елның сентябрендә уңүзәкчел «Европа хәзер!» сәяси хәрәкәтен нигезләүчеләрнең берсе була. 2023 елның 23 февралендә «Европа хәзер!» сәяси хәрәкәте Яков Милатовичны Каратауда 2023 елгы президент сайлауларында (ru) үзенең кандидаты итеп күрсәтә. 2023 елның 19 мартында узган Президент сайлауларының беренче турында Милатович 29,2% тавыш җыеп, икенче урынны ала һәм икенче турга чыга, анда ул гамәлдәге Президент Мило Җукановичның көндәше була. 2023 елның 2 апрелендә узган республика Президентын сайлауның икенче турында гамәлдәге дәүләт башлыгы Мило Җукановичны җиңә. [16]

Сәяси карашлары үзгәртү

Милатович сүзләренчә, ул 2006 елда Сербия һәм Каратау Дәүләт берлегеннән чыгу турында референдумда Каратау бәйсезлеге өчен тавыш биргән. [17] Милатович Каратауның Төньяк Атлантик килешү оешмасында (НАТО) әгъзалыгын саклауны һәм илнең Аурупа Берлегенә кушылуын хуплый. [18] Шул ук вакытта Сербия белән мөнәсәбәтләрне җайга салу ягында [19] һәм җәмгыятьтә сербларга каршы хисләр уятуны тәнкыйтьләп чыга. [17]

  Сайлау алды кампаниясе вакытында Милатович коррупцияне тыю, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм Европа Берлеге һәм күрше Сербия белән элемтәләрне ныгытуны вәгъдә итә. 37 яшьлек кандидат Сербия, Россия һәм православие чиркәвенә якын партияләрдән ярдәм ала. [16]
BBC
 

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, хатыны Милена (Милена Милатовић), өч балалары бар. Сербия православие чиркәве (ru) тарафдары.[20]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Президентом Черногории избран Яков Милатович. Он победил Мило Джукановича, руководившего страной более 30 лет. 3 апрель 2023 тикшерелде.
  2. Ko je Jakov Milatović kandidat za ministra za ekonomski razvoj - Biznis CG (2020-11-20). әлеге чыганактан 2020-11-20 архивланды. 2023-04-04 тикшерелгән.
  3. Former Montenegrin ministers set up new movement, run for election (2022-06-28).
  4. Europe Now - About Us. әлеге чыганактан 2022-12-30 архивланды. 2023-04-04 тикшерелгән.
  5. EBRD newsletter 04 December EBRD economist Jakov Milatović to become Montenegro’s Minister for Economic Development. Пресс-служба ЕБРР (04.12.2020).
  6. Biografija Predloženih Ministara.
  7. 7,0 7,1 Jakov Milatović.
  8. Peter Sanfey, Jakov Milatović, Ana Krešić. How the Western Balkans can catch up. European Bank for Reconstruction and Development, 2016, февраль, № 185
  9. Ovo su biografije kandidata za nove ministre (2020-11-05).
  10. Europe Now programme receives positive feedback in the EU.
  11. Fahrudin Sutkovic. Montenegrin Government Proposes Ambitious Economic Plan.
  12. Europe Now Programme is already yielding results.
  13. Igor Zivkovski. What “Europe Now” Brings to the Tax System of Montenegro.
  14. Яков Милатович: цены на отдых в Черногории будут ниже, чем в 2019 году (20210609T0900).
  15. Российские туристы могут посетить Черногорию без ПЦР-тестов.
  16. 16,0 16,1 София Сарджвеладзе. «Долгожданный конец эпохи»: что пишет западная пресса о результатах выборов в Финляндии и Черногории. rtvi.com, 03.04.2023
  17. 17,0 17,1 JAKOV MILATOVIĆ: Glasao sam za nezavisnost Crne Gore 2006. godine!.
  18. Milatović: Uvešću Crnu Goru u EU, a sjever Crne Gore preporoditi (cnr).
  19. Đurić, Novica. Srbija je za Crnu Goru više od ekonomije.
  20. Milatović: Decu sam krstio u SPC. Direktno, 2023-03-24