Төп менюны ачу

Мулдашев Эрнст Рифкать улы (1948) — офтальмолог, медицина фәннәре докторы (1995), профессор (1996), язучы.

Эрнст Мулдашев
Туган телдә исем Мулдашев Эрнст Рифкать улы
Туган 1 гыйнвар 1948(1948-01-01) (71 яшь)
Башкортстан республикасының Белорет районы Сәрмән авылы
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБРусия байрагы Русия Федерациясе
Әлма-матер Башкорт дәүләт тыйб университеты
Һөнәре офтальмолог, язучы
Эш бирүче Башкорт дәүләт тыйб университеты
Гыйльми дәрәҗә: тыйб фәннәре дуктыры[d]

1972 елдан Өфә Күз Авырулары Фәнни-Тикшеренү Институтында, 1982дән 10 хастаханәдә (Өфә), 1988дән "Күз микрохирургиясе" медицина фәнни-техник комплексы офтальмохирургиясе өчен трансплантантлар җитештерү лабараториясе мөдире, 1990 Бөтенсоюз Күз һәм пластик Хирургия Үзәге директоры. Хезмәтләре офтальмохирургия, пластик хирургия өчен яңа төп аллоплантлар эшләү, күрү системасы эшчәнлегенә аллоплантларның тәэсир итү механизмнарын өйрәнүгә карый. Кешелек дөньясының генофондын ачыклау өчен Һималайга, Тибетка экспедицияләр оештыручы. Фәнни-популяр китаплар авторы (мәсәлән, «Кемнәрдән без барлыкка килгән?» рус. «От кого мы произошли?»).

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү