Эмин Җабраил улы Мәхмудов (әзери. Emin Cəbrayıl oğlu Mahmudov; 1992 елның 27 апреле, Красносельское авылы, Саатлы районы, Азәрбайҗан) — Россия һәм Азәрбайҗан футболчысы, «Нефтчи» клубы һәм Азәрбайҗан җыелма командасы ярымсакчысы.

Эмин Мәхмудов
Туган 27 апрель 1992(1992-04-27)[1][2] (31 яшь)
Сәгатьле, Әзербайҗан
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Спартак, Сатурн[d], Томь, Крылья Советов, Крылья Советов, Мордовия, Русия милли 19 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d], Русия милли 20 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d], Русия милли 21 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d] һәм Нефтчи (футбол клубы)

 Эмин Мәхмудов Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Клуб карьерасы үзгәртү

 
Мәхмудов «Спартак» составында

2010 елның 24 апрелендә Россия Премьер-Лигасында Мәскәү «Динамо»сына каршы матчта «Сатурн» өчен дебют ясый. Беренче голын 2010 елның 20 ноябрендә (Россия чемпионатының 29 нчы турында) «Анжи» капкасына кертә.

2011 елның 15 гыйнварында Мәхмудов Мәскәүнең «Спартак» командасы белән контрактка кул куя[3].

2011 елның 18 гыйнварында Эмин клуб составында Кишинёвның «Дачия» командасы белән иптәшләрчә уенда дебют ясый[4].

2011 елның 3 мартында Россия Кубогының 1/8 финалында Новосибирскның «Сибирь» командасына каршы Эмин рәсми матчларда «Спартак» өчен дебют ясый, шул ук уенда ул гол тапшыруын бирә, «Спартак» бу уенда 2:0 исәбе белән җиңү яулый һәм финалның 1/4 чыга[5]. 2011 елның 14 мартында Мәхмудов «Ростов» белән матчта старт составында була, ул уенда «Спартак» 0:4 исәбе белән оттыра[6]. 2012 елның 25 февралендә «Томь» клубы тарафыннан арендалана. Сезон тәмамлангач, «Спартак»ка әйләнеп кайта[7].

2013 елның 14 февралендә аренда хокукларында Самарның «Крылья Советов» командасына күчә. 2014 елның 31 гыйнварында Мәхмудовның трансферы «Крылья Советов» тарафыннан сатып алына[8].

Аренда хокукларында 2015/16 сезонының трансфер тәрәзәсендә «Мордовия» клубына күчә.

2016 елның 20 июлендә Португалиянең «Боавишта» клубы белән контрактка кул куя[9]. Яңа клуб составында Мәхмудовның дебюты ноябрь ахырында гына була[10], ул Лиссабонның «Спортинг»ына каршы матчта алмашка чыга. Ә инде бер айдан соң Эмин үз карьерасында беренче «португал» тубын «Насьонал» капкасына кертә[11]. Гол җиңү китерә, «Боавишта» 2:0 исәбе белән җиңә.

2017 елда Азәрбайҗанның «Нефтчи» клубына күчә. 2018/19 сезонында Эмин Мәхмудов Азәрбайҗанның «Нефтчи» командасы составында Азәрбайҗан чемпионатының көмеш призёры була. 2020/21 сезонында Азәрбайҗан чемпионатында җиңү яулый.

Җыелма командада үзгәртү

Мәхмудов 18 һәм 19 яшькә кадәр Россия җыелма командалары өчен уйный[12]. Соңрак ул Азәрбайҗанның яшүсмерләр җыелма командасына чакырыла[13].

2011 елның 8 февралендә Эмин Азәрбайҗан җыелма командасына чакырылырга мөмкин дигән мәгълүмат пәйда була[14]. Футболчы кулында Россия һәм Азәрбайҗан паспортлары булу сәбәпле, кайсы җыелма команда өчен уйнарга теләвен бик озак уйлаган[15]. 2016 елның 5 августында Халыкара футбол федерациясе уенчылары статусы буенча комитет Мәхмудовка Азәрбайҗан җыелма командасы өчен чыгыш ясарга рөхсәт итә[16].

2016 елның 4 сентябрендә Сан-Марино җыелма командасына каршы 2018 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу турниры матчында Азәрбайҗан җыелма командасы өчен Эмин Мәхмудовның дебюты була.

Казанышлар үзгәртү

  «Спартак»
  «Крылья Советов»
  «Нефтчи»
  • Азәрбайҗан чемпионы: 2020/21

Россия җыелма командасы (21 яшькә кадәр)

  • Бердәмлек Кубогы иясе: 2012, 2013

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. AsMadrid: Grupo Prisa, 1967. — ISSN 1888-6671
  3. Махмудов подписал контракт со «Спартаком», archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-07-22 
  4. «Спартак» начинает с ничьей 2011 елның 21 гыйнвар көнендә архивланган.
  5. «СИБИРЬ» — «СПАРТАК», archived from the original on 2020-06-26, retrieved 2021-07-22 
  6. РФПЛ: Эмин Махмудов — Спартак 2011 елның 11 декабрь көнендә архивланган.
  7. Махмудов возвращается
  8. «Спартак» и «Крылья» договорились о переходе Махмудова, archived from the original on 2020-06-22, retrieved 2021-07-22 
  9. Махмудов подписал контракт с «Боавиштой»
  10. Дебют Эмина Махмудова за «Боавишту»
  11. Махмудов забил первый гол за «Боавишту»
  12. Профиль игрока (англ.) на сайте Transfermarkt
  13. Хавбек «Спартака» Махмудов выбирает между сборными России и Азербайджана 2016 елның 25 март көнендә архивланган.
  14. Махмудов может быть вызван в сборную Азербайджана (2011-08-02). 2020-06-22 тикшерелгән.
  15. Махмудов: скоро узнаете, за какую сборную я буду играть. әлеге чыганактан 2016-09-16 архивланды. 2011-08-23 тикшерелгән.
  16. ФИФА одобрила заявки Махмудова и Шейдаева на выступление за сборную Азербайджана, archived from the original on 2016-08-08, retrieved 2021-07-22 

Сылтамалар үзгәртү