Эдуард Григорий улы Барсуков (Дондагы Ростов шәһәрендә 1934 елның 11 февралендә туган) — шагыйрь, журналист, Россия Язучылар союзы әгъзасы (1995 ел).

Эдуард Барсуков
Туган 11 февраль 1934(1934-02-11)[1]
Ростов-на-Дону, Ростов өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 20 май 2019(2019-05-20) (85 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Ростов дәүләт педагогика университеты[d]
Һөнәре шагыйрь, язучы, журналист, педагог, укытучы
Тышкы рәсемнәр
Эдуард Григорьевич Барсуков.

Биографиясе үзгәртү

Эдуард Григорьевич Барсуков Дондагы Ростовта хезмәткәр гаиләсендә туа. 1952—1956 елларда Ростов университетының тарих-филология факультетында укый. Укып бетергәч, юллама буенча авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли, Үзбәкстан мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбиятыннан укыта.

Дондагы Ростовка кайткач, ул журналист эше белән шөгыльләнә: фабрика чыгарган азтиражлы газетада әдәби хезмәткәр була, алга таба өлкә «Комсомолец» яшьләр газетасында, соңгарак өлкә Эчке эшләр идарәсе газетасында журналист булып эшли.

1970-1994 елларда Эдуард Григорьевич Барсуков Эчке эшләр идарәсендә аппарат хезмәткәре булып эшли, хәзер Россия Эчке эшләр министрлыгының пенсионеры.

Иҗаты үзгәртү

Э. Барсуковның беренче «Дом на Буденновском» дигән шигыре «Большевистская смена» газетасында 1949 елда басылып чыга. Шушы вакыттан алып, аның шигырьләре Ростов шәһәр һәм өлкә газеталарында, «Дон» әлманахы һәм журналында, Воронеж шәһәренең «Подъём» журналында, Ростов китап нәшрияты һәм «Молодая гвардия»да, «Литературная газета»да, Болгариянең «Вит», Венгриянең «Альфөлд» газеталарында һәм башҡа басмаларда чыгып тора.

Э. Барсуковның беренче шигырьләр китабы «Багряные леса» Ростов нәшриятында 1968 елда чыга, 1993 елда «Гефест» нәшрияты «Вечное небо» шигъри җыентыгын «Орбита» һәм «Новая книга» нәшриятларында чыгара, 1999 һәм 2003 елларда аның «Театр судьбы» һәм «Гроза на двоих» шигырьләр китабы дөнья күрә.

Эдуард Григорьевич Барсуковның шигырьләре лирика белән сугарылган, иҗатының төп темасы — табигать һәм сәнгать, хәзерге заман кешесенең дөньядагы урыны. Аның шигъриятенә публицистик гражданлык пафосы хас.

Э. Г. Барсуковның әсәрләре 1956 елдан башлап «Подъём» (Воронеж); «Господин Ростов»; «Донская волна»; «Ajfold»: «Ковчег»; «Донской современник»; «Нива» (Казакъстан) журналларында басылып тора.

Эдуард Григорьевичның шигырьләре Мәскәүдә, Ростовта чыккан «Молодые голоса», «Молодые, разные», «Поэзия рабочих рук», «День донской поэзии», «В шинели, сшитой из огня…», «Донщина, дочь моей России…», «Шолохов: уроки мужества и доброты», «Уголовный розыск. Криминальный мир Ростова», «Солдат войны — солдат правопорядка» коллектив басмаларында нәшер ителә.

Эдуард Григорьевич Барсуков — В. А. Закруткин исемендәге конкурс лауреаты, Ул шулай ук Дон эчке эшләр гаскәре һәм органнарының ветераннар шурасының президиум әгъзасы.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

  • «Хезмәт ветераны» мидәле.
  • «ЭЭМдә тиешле еллар хезмәт иткән өчен» мидәле.

Төп басмалары үзгәртү

  1. Багряные леса. Стихи. — Ростов-н/Д: Ростиздат, 1968.
  2. Вечное небо. Стихи. — Ростов-н/Д: изд-во «Гефест», 1993.
  3. Театр судьбы. Стихи. — Ростов-н/Д: ООО «Орбита», 1999.
  4. Гроза на двоих. Стихи. — Ростов-н/Д: изд-во «Новая книга», 2003.
  5. И древо жизни шелестит листвой. Стихи. — Ростов-н/Д: изд-во журнала «Ковчег», 2008.
  6. Щенок повышенной опасности. Стихи. — Таганрог: изд-во «Нюанс», 2010.
  7. Голоса, которые не отзвучали. Воспоминания, размышления, эссе. — Таганрог: изд-во «Нюанс», 2010.
  8. Весна в заснеженном окне. Стихи. — Ростов-н/Д: изд-во «Альтаир», 2012.
  9. Сливалось с музыкою слово. Стихи. — Ростов-н/Д: изд-во «Альтаир», 2012.
  10. Звезда надежды. Стихи. — Ростов-н/Д: изд-во «Альтаир», 2012.

Әдәбият үзгәртү

  • Дон литературный. Писатели России. Шолоховский край. XIX—XXI вв.:справ. изд., Сост. Губанов Г. — Ростов н/Д, 2006. — 512 с. ISBN 5-481-00623-5

Сылтамалар үзгәртү

  1. https://www.biografija.ru/biography/barsukov-eduard-grigorevich.htm