Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле (Казан)

Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле2018 елда Казанда ачылган һәйкәл. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин бин Баһаветдин бин Сөбхан бин Габделкәрим әл-Казани әл-Мәрҗани (Шиһабетдин Мәрҗани, 1818—1889) истәлегенә куелган.

Һәйкәл
Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле
Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле
Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле
Урын Казан, Кабан күле яр буе
Сынчы Бакый Урманче
Төзелеш датасы 2018 ел
Материал гипс

Тарих үзгәртү

Бюстны Бакый Урманченың гипстан ясалган сыныннан рәссам Рамин Нәфыйков күчереп ясаган.

Чыгымнарны дәүләт күтәргән. Казан бюджетыннан 28,6 млн сум бүленгән[1].. Проект «Мәрҗани фонды» (җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов) химаячелегендә тормышка ашкан.

Ачу тантанасы Мәүлид бәйрәменә туры китерелгән. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан[2].

1999 елда һәйкәл кую конкурсы үзгәртү

1999 елда Ш. Мәрҗанигә Казанда һәйкәл кую конкурсында Б. Урманче проекты (гипстан ярымфигура) беренче урынны ала. Кабан күле буенда металлдан һәйкәл куясы урын күрсәтелеп, истәлек ташы урнаштырыла. Академик К. Ә. Вәлиев һәм Мәрҗанинең нәселе әһелләре һәйкәлне шул урынга куюны сорап, ТР Президенты М. Шәймиевка хатлар яза. Әмма һәйкәл кую турында хөкүмәт карары чыкмый. 90 яшен тутыргач, Б. Урманче ССРБ рәссамнар берлеге рәисе академик Таир Сәлаховка болай дип яза:

Таирҗан ! Мәрҗани һәйкәле (гипстан) каты материалга күчерелмәсә, минем үлемем бик үкенечле булачак[3]

Мәрҗанинең тууына 200 ел үзгәртү

 
Мәрҗани һәйкәленең ярымфигура өлеше

2017 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентының «Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыкны билгеләп үтү турында»гы махсус карары чыга.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында Казанның Иске татар бистәсендә Мәрҗани истәлегенә һәйкәл куелачак дип вәгъдә итә.

Урыны үзгәртү

Казанның Кабан күле (Түбән Кабан) буенда, Мәрҗани мәчете каршысында.

Тасвирлама үзгәртү

Мәрҗани кулына китап тотып, үз исемендәге мәчеткә һәм Казан ислам көллиятенә, Мәккә ягына карап баскан.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Минниханов открыл в Казани памятник Шигабутдину Марджани.(үле сылтама) «Реальное время», 20.11.2018
  2. Президент Татарстана открыл в Казани памятник известному татарскому богослову Шигабутдину Марджани. Официальный Татарстан, 20.11.2018
  3. Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: Издательство «Фән» Академии Наук РТ, 2005, 604нче биттә. ISBN 5-9690-0031-0

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани